Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен хатын-кызлары элгәре бизәнү әйберләрен саклавыч буларак кигәннәр

Кәсилә – керәшеннәрдә киң таралган үзенә бертөрле, үзенчәлекле саклавыч әйбер.

Кама буенда яшәүче керәшеннәрдә аны “дәвәт” дип атау да булган. “Кәсилә” дигән варианты дөресрәк. Ул – хатын кызлар, бигрәк тә олыгая башлагач, бер як җилкә өстеннән киеп куя торган тәңкәле саклавыч тасма. Хатын-кыз кияүгә чыккач бала таба, бала имезә, шуңа, мондый саклавыч бигрәк тә кирәк саналган. Ул аны күз тиюдән, начар энергиядән саклаган.

Керәшеннәрдә алтын тәңкә тагучы булмаган, бары тик көмеш кенә, чөнки аның бер генә тәңкәсе дә зур байлык, аны тагып йөрүе куркыныч. Тәңкәне кәсилә  формасына күпме сыйган, шуның кадәр куйганнар. Алар ике төрле: муйтомар – дип аталганы Алабуга керәшеннәрендә, ул тоташ полоса булып бара; ә дәвәт, кәсилә дигәннәре – сигмент формасында – алгы өлештә киңрәк, ә артта таррак була.

(Алабуга керәшеннәре)

(Бәрмәнчек" ансамбленең кәсилә кигән кызлар)

Төймә элек бик кадерле булган, аны брошкага тиңләгәннәр, тукымага вак акча, төймә, каурый (кабырчык) беркеткәннәр. Керәшеннәрдә, башка халыктан аермалы буларак, кәсиләгә катылык өчен эчтән катыргы кертелмәгән, ул сырып эшләнгән. Ювелир әйберләрдән бары тик бер “күз” куярга яраган, ул күз тимәсен өчен куелган. Нигез-җирлек итеп алынган тар тукыманың караңгы яки кара төстәгесен алалар: беренчедән, озак саклану өчен шулай эшләнелгән; икенчедән, караңгы төс өстендә көмеш әйбәт күренә. Тукыманы, сирәк кенә, кызгылт-сары, кызыл төсләрдән сайлыйлар. Бәйләвече сул җилкә аша махсус каптыргыч белән тыгыз итеп күкрәккә беркетелгән, бу җилкәгә авырлык китермәсен өчен шулай эшләнгән. Тәңкәләр алгы якка да, арткы якка да куелган. Кешене бөтен яклап саклап торачак дип ышану бар халыкта. Ике як тигез булсын өчен дә, аның кирәклеген аңлап була. Мондый саклавычлар керәшеннәрдә генә түгел, удмуртларда, мариларда, чувашларда да бар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев