Керәшен Сәрдәсеннән Анна Никифорова: «Юаныч табып, онытылыр өчен өйне бизәкләдем»
Питрәч районынның Керәшен Сәрдәсе авылында Никифоровлар өе бар кешене үзенә җәлеп итә. Бу «бизәкле өй»дә без дә булдык.
Тышкы яктан гына түгел, эчтән дә зур сәнгать осталыгы белән бизәкләнгән бу йортның хуҗалары киң күңелле, шаян сүзле кешеләр. Алар, һәр сүзләренә шаярту кушып, хәзерге тормышларын да, элгәрегесен дә сөйләделәр.
Анна һәм Николай Никифоровлар гаиләсе гомерләрен балаларга белем бирүгә багышлаган. Алар эштә дә гел бергә булалар, өйдә дә.
«Шушы яшькә җиткәнче күңелебездә ни барын барысын да эшләдек. Казан педагогия институтын тәмамладым, аннан соң күрше авылларда, туган авылымда укытучы булып эшләдем. Шул арада авылдашым Николай Петрович белән 10 еллап бер-беребез белән элемтәдә торып, тормыш корып җибәрдек. 1986 елда, беренчеләрдән булып, Керәшен Сәрдәсендә музей оештыру да, Николай Петрович тәкъдиме белән, миңа булды. Математика укытучысы бит мин, дип каршы килеп маташсам да, «синнән башка кем эшләсен» дип, бу эш миңа йөкләнде. Зур гаиләдәге 5 малай арасында 1 кыз булып үстем», — диде йортның хуҗабикәсе Анна Григорьевна.
Күңелле генә яшәгәндә, уңышсыз операциядән соң, Никифоровларның 6 яшьлек кызлары мәңгелеккә күчә. Ана йөрәге бигрәк тә авыр кичерә бу хәсрәтне. Бераз онытылу, янган йөрәкне басу өчен, кулына эш кораллары ала, буяулар әзерли һәм өен бизәкләү эшенә керешә.
«5-6 яшемдә үк пычкы, ышкы, өтерге, борау кебек инструментлар белән кызыксына идем. Үсә-үсә, балта тотып утын яру да берни түгел иде минем өчен. Кызыбыз мәңгелеккә күчкәч, үземә юаныч табып, онытылыр өчен өйне бизәкләдем. Өйдә кухня стеналарына да үзем бизәдем, рәсемнәр ясадым. Төннәр буе утырган бар иде. Бизәкләрне кисәргә ирем дә булышты», – дип сөйләде Анна Никифорова.
Әлбәттә, тормышта иң олы таяныч — янәшәңнән баручы парың. Бу гаилә 50 елга якын иңне-иңгә куеп, матур гомер итә. Икесе дә спорт белән мавыгалар. Сәнгатьнең музыкаль ягы да читләтеп үтмәгән аларны.
Николай Петрович — гармунчы, Анна Григорьевна — оста биюче. Николай Петрович безгә «Кәвәл» көен сыздырып уйнап та, җырлап та күрсәтте.
Көчле, моңлы тавышы белән артистлардан бер дә калышмый. Укытучылар белән сөйләшү аеруча күңелле бит, алар үзләре эшләгән елларда укучылар күп булуын, ул вакыттагы уңай яклар, проблемалар хакында сөйлиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Комментарии
0
0
Авылдашларым Бик унган кешелэр, аларга ихтирамым Бик ЗУР!!! Молодцы!!!
0
0