Керәшен Сәрдәсенең моңлы, кул эшләренә оста түтиләре
Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылында җыр-моңга талантлы халык яши. Инде 40 елга якын тарихы булган «Чулпы» керәшен халык фольклор ансамблен дә күпләребез белә.
«Чулпы» ансамбле 1984 елда Керәшен Сәрдәсе мәдәният йорты карамагында, Елена Козлова һәм Алексей Дементьев тырышлыгы белән төзелә.
Соңрак, ансамбль белән Анна Никифрова җитәкчелек итә. Ансамбльнең башлангыч составында 1 егет, 9 хатын-кыз була. Керәшен йола-гадәтләрен, уеннарын, җыруларын чын халыкчан башкарып, югары дәрәҗәләргә ирешәләр.
Бу якларда баргач, чулпылылар безне үзләренең матур җырлары белән каршы алдылар.
Мәдәният йортына килеп кергәч, салкынча көн булуга карамастан, күңелгә ниндидер җылылык бөркелде. Әллә җыру-биюләре, әллә чигелгән, бәйләнгән кул эшләреннән ясалган күргәзмә, әллә инде нурлы ачык йөзләре шулай тәэсир итте.
2019 елдан «Чулпы» ансамблен шушы авыл егете Айдар Маннапов җитәкли, ә 2023 елдан директор булып эшли башлаган. Аның әйтүенчә, 30-40лап кеше җыелып, рәхәтләнеп биеп-җырлап, күңел ачалар. Ә кичатна көнне, өлкәнрәк яшьтәгеләр киләләр, алар монда элгәреге «аулак өй»ләрне хәтерләтеп, кич утыралар, кул эшләре белән шөгыльләнәләр. Кемдер чигә, бәйләүчесе, эрләүчесе, тегүчесе дә бар. Алар белән җырулар да өйрәнәләр, онытылып барган йолаларны барлыйлар.
Мәдәният йортына халык бик теләп йөри, бәйрәмнәр үткәрелә. Читтән кайтучылар да, тирә-як авыллардан да киләләр. Бәйрәмнәрдә генә түгел, атна саен яшьләр өчен дискотека оештыралар икән.
«Чулпы» ансабленең барлыгы 15 солисты бар. «Күбесе инде өлкән яшьтәгеләр һәм озак еллардан бирле йөриләр. Ансамбль киемнәрен дә үз куллары белән әзерлиләр»,— дип сөйләп үтте сәнгать җитәкчесе Евдокия Никитина.
Мәдәният йорты бинасында ук китапханә дә урнашкан. Анда 1986 елдан хәзерге көнгә кадәр Татарстан мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлар өчен» күкрәк билгесенә ия Лидия Яковлева эшли.
«Китапханәдә ел дәвамында балалар, яшьләр, өлкәннәр өчен төрле мәдәни, әдәби чаралар үткәрелә. Китапханәгә йөрүчеләр күп, бездә китап укырга яраталар, газета-журналларга да бергәләп күзәтү ясыйбыз. Халкыбыз традицияләрен өйрәнүгә, аларны барларга ярдәм итүгә һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән иҗади остаханә – «Ука Чачак» этностудиясе эшли. Милли киемнәр белән танышабыз, бәйләү, тегү, чигү дәресләре, мастер-класслар үткәрәбез. Кул эшләрен күргәзмәләрдә күрсәтәбез»,– диде Лидия Аркадьевна.
Тамаксалар ясау буенча мастер-классларны авылның оста куллы түтие Мария Кузнецова үткәрә.
«Вакыт булган саен китапханәгә киләм. Тамаксаларны ансамбль өчен дә бик күп ясадык инде. Әле түшлек ясарга тотынган идем. Өлкәннәр дә, балалар да килә. Элгәре әбиләрдән калганнарга карап, бергәләп өйрәнәбез»,– дип тамаксаларны күрсәтеп, аларның нинди материаллардан ясалуын аңлатып китте Мария түти.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев