Керәшен Сәрдәсендә «Җөзек салу» узды
Милли йола-гадәттә катнашырга дип, яше дә карты да җыелды.
13 январь Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авыл мәдәният йортында, авыл китапханәсе һәм туган якны өйрәнү музее белән берлектә, керәшен халкының милли йола-гадәтләренең берсе – "Җөзек салу" оештырылды.
Кичәгә авылның яшьләре дә, өлкәннәре дә җыелды. Кемдер уенда катнашты, ә кемдер читтән күзәтеп, өйрәнеп торды.
Кичә Бармак басышлы уеныннан башланып китте, ә аннан, җыелуның төп сәбәбе – җөзек салу башланды.
"Гореф-гадәтләребезне югалтмыйча, саклап килгән авылдашларыбызга зур рәхмәтләребезне белдерәбез", – дип әйтте бәйрәмнең төп оештыручысы Айдар Маннапов.
Алга таба кич кара-каршы җыру әйтү, бию, хәл-әхвәлләр сорашу, күңелле хатирәләр барлау белән дәвам итте.
Фото: Кряш-Сердинский СДК
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев