Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен Сәрдәсе махсус операциядән ялга кайткан авылдашларын каршы алды

Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылы мәктәбендә махсус хәрби операциядән ялга кайткан авылдашлары Александр белән «Тыныч тормыш, аяз күк өчен» темасына очрашу кичәсе узган.

Очрашуда укучылар, укытучылар, авылның мәдәният йорты, китапханә, туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре, авылдашлар һәм "Чулпы" халык ансамбльләре катнашкан. Очрашуны оештыруны Керәшен Сәрәсе авыл җирлеге башлыгы Николай Морозов башлап йөргән.

“Очрашу барышында Александрның мәктәптә укыган еллары искә алынды. Бик тырыш укучы иде ул, кулы да эшкә бик оста. Йорт-җирен шулкадәр тәртиптә тота, барысы да ялт итеп тора. Үсмер чакта, башка балалар кебек, шаярырга, көлергә, уйнарга яратса да, бүгенге очрашуда ул күп сүз әйтмичә, нык булырга кушты. "Кан коюлар кирәкле әйбер түгел!" – дип кенә кат-кат кабатлады. Ә укучыларга тырышып укырга кушты.

Сашага хәрби бурычын кабат үтәгәннән соң, башка авылдашларыбыз белән бергә исән-имин, сау-сәламәт безнең арабызга кайтуын hәрчак теләп торабыз”, – дип хәбәр итте татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нина Фадеева.


Александр берничә көн элек ялга кайтты. Әнисе янына ул чәчәк букетлары белән килде.


Фото: Нина Фадеева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев