Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен Сәрдәсе мәктәбендә өмә дә ясыйлар, газета укырга да өлгерәләр

Кайбер кешеләр авызыннан шимбә өмәләре үткәннәрдә калды инде, хәзер кирәк түгел дигән сүзләрне ишеткәлибез. Әлбәттә күпчеле моның белән килешми. Бу көннәрдә күп авылларда, оешмаларда, белем бирү учережденияләрендә өмәләр узды.

Шул исәптән, Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылы мәктәбендә дә укытучылар белән укучылар берлектә зур өмә ясаганнар.

«Физик хезмәтнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын да, чисталык, тәртип кирәклеген дә безнең укучылар яхшы аңлый. Бик теләп мәктәп территориясен чүптән чистарттык, мәктәп яны участогында эшләдек. Өмә, башка төрле уртак эшчәнлек ул коллективны якынайта, бердәмлекне ныгыта. Алай гына түгел, эштән соң барыбыз бергәләп яраткан газетабыз „Туганайлар“ ны да укып чыгарга вакыт табабыз. Язылган мәкаләләр белән танышабыз, һәрберебез үз фикерен җиткерә. Бердәнбер керәшен газетасына мәктәбебез хезмәткәрләре дә, әти-әниләр дә язылды» , - дип хәбәр итте мәктәп директоры Нина Фадеева. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев