Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен кызы «Түбән Кама Гүзәле» исеме өчен көрәшә

«Түбән Кама Гүзәле һәм Батыры» конкурсы районда 17 тапкыр уза.

26 октябрьдә Түбән Камада «Түбән Кама Гүзәле һәм Батыры» фестивале старт алды. Бәйгедә катнашучыларның йола-гадәтләрне, тарихны белүе, тел байлыгы, милли образы, үз-үзен тотышы, иҗади осталыгы исәпкә алына. 

Быел исә конкурста 36 кыз катнашырга теләк белдергән. Алар арасында керәшен кызы Ариана Кадыйрова да бар. 

Ариана конкурска керәшен киемендә килгән. "Бу костюмны мин тулысынча үзем җыйдым. Күлмәк һәм тамакса дәү әбиемнеке, кулдагы беләзекне авылдагы бер таныш әбидән алдым", – ди ул.

Ариана әле мәктәптә генә укыса да, күптәннән этнография белән шөгыльләнә икән. Бу конкурста да жюриның игътибары яулап алыр, дип уйлый, чөнки һәр чыгышын ул үзенчәлекле итәргә тырышкан. 

Катнашучыларны берничә этапта көч сынаша: визитка, җыр-бию, интеллектуаль тур. Конкурсның финалы ноябрьдә узачак. «Түбән Кама Гүзәле һәм Батыры» исеме дә шулвакытта билгеле булачак. 

Новости Нижнекамска
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев