Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен кызы «Леди национальность» исемен алды

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, Түбән Каманың Халыклар Дуслыгы йортында «Леди национальность» дип исемләнгән район конкурсы узды.

Ул республикадагы Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы эгидасы астында үткәрелде. 

Катнашучыларга үз халыкларның йола-гадәтләрен, культурасын күрсәтү, үзләрен сынап карау мөмкинлеге бирелде. Керәшен кызы Ариана Кадырова да конкурста талантларын күрсәтте. 

Ариананы Түбән Кама районының керәшен бүлеге активисты, шулай ук, "Сүрәкә" керәшен фольклор халык ансамбленең "Җиз кыңгырау" яшьләр төркеме солисты буларак та беләбез. Ул конкурста үзенең керәшенлеге белән горурлануы һәм халкының традицияләрен хөрмәт итүе, аларны дөньяга танытырга теләве турында әйтеп узды. 

– Һәр җәемне әбиемдә кунакта, Мамадыш ягында уздырам. Шунда халкымның киемнәрен, биюләрен күреп үсәм. Девизым да "телим, алам һәм булдырам", шуңа күрә үземне һәр җаклап сынап карыйм һәм бүген дә җиңүгә лаеклымын, дип саныйм, – диде Ариана үз чыгышында.

Аның чын керәшенчә итеп киенүе, башкарган җыруы да жюри членнарына ошады. 

Конкурс нәтиҗәләре буенча, Арина Кадыровага "Леди национальность" исеме бирелде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев