Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Керәшен кызлары, күрәзәчелек уеннары аша, алдагы язмышларын юраганнар

Яңа елны каршы алу белән бәйле күрәзәлек уеннары арасында иң таралганы “Нардуган” булган.

Уен, гадәттә, декабрь ахырында аулак өйләрдә уйналган. Кызлар, кайчагында,  яшь киленнәр дә, җыру әйтә-әйтә, күрәзәчелек иткәннәр. Күрәзәчелек итү уеннары, башлыча, яшь кызларның алдагы язмышлары, семья корулары турында фараз кылулары рәвешендә була.

Әйтик, Нардуган көннәрендә кызлар, йокларга ятканда, чырадан кое бурасы ише нәрсә ясап, баш очларына куялар. Шундый ышану булган: шулай итсәң, үзеңнең сөйгән егетең кое янына ат эчертергә килә, син аңа тиз көндә кияүгә чыгасың, имеш.

Юрау уеннарында кияүнең кай яктан һәм баймы-ярлымы, эшчәнме-ялкаумы, матурмы-ямьсезме, яхшымы-яманмы, картмы-яшьме буласы фараз ителә. Тавык-чебеш тотып юрау уены да бик кызыклы: кызлар кич кетәклектән тавык тотып алып чыгалар һәм карыйлар. Матур тавык булса — бай-чибәр егеткә кияүгә чыгасың; бетәшкән тавык булса — ярлы-ябагайга; ә әтәч тотып чыксаң  «нәчәльник»кә барасың, имеш. Юралыш уеннары тематик яктан тормыш кору, кияүнең нинди, кайдан булуы белән генә чикләнми. Елларның ничек килүе, игеннәрнең уңу-уңмавы, кешенең тормыш-көнкүрешендә булачак үзгәрешләр, язмышны фаразлаулар да була.

Шулай итеп, Нардуган бәйрәме циклы уеннарын өч төркемгә бүлеп карарга мөмкин: 1) Танытмыйча киенеп, өйдән-өйгә кереп ритуаль уеннар уйнау; 2) Йөзек салыш (юрау уены); 3) Өй эчендә һәм урамда юрау уеннары уйнау. Бу төр уеннарның күбесе керәшен татарларында Рождество һәм Качману (крещение) бәйрәмнәренә дә хас булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев