Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен гаиләләре сайлауда актив катнаша: «Балаларыбызда туган илгә карата патриотизм хисләре тәрбиялибез»

Татарстан Республикасында исәп буенча сигезенче тапкыр Россия Президентын сайлаулар бара. Россия президенты сайлаулары 15-17 мартта, ил тарихында беренче тапкыр алар өч көнлек форматта уза.

Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылыннан Фадеевлар гаиләсе дә сайлауда төшкән фотолары белән бүлештеләр. Безнең карендәшләр кайда да актив.  

Күпләр инде үз гражданлык бурычын үтәделәр. Безнең карендәшләребез дә гаиләләре белән үзләренең сайлау участокларына барып, тавышларын бирделәр, фотоларга да төшергә онытмадылар. 

Тукай районының Мәләкәс авылыннан «Питрау» ансамбле җитәкчесе Людмила Адамова:

"Әлбәттә, сайлауга килдек. Кызым белән. Үзем дә мәдәният йорты хезмәткәре булгач, гел шунда инде. Җыр белән каршы алабыз сайлаучыларны, коймак белән чәй эчертәбез", - диде.

 

Спичковлар гаиләсе дә сайлауларга гаилә белән барган. Питрәчтә яшәүче Спичковлар гаиләсе дә беренче сайлау көнендә иртән иртүк сайлау участогында булдылар.

"Үз тавышыбызны бирдек. Матур гына сайладык та, кайтып киттек. Сайлаудан калмыйбыз, вакытында барырга тырышабыз", - диде Галина Спичкова.

 

Мөслим районының Яңа Усы авылыннан Филиповлар гаиләсе.

"Сайлау участогы үзебезнең мәдәният йортында урнашкан. Урамда иртәннән үк матур җырлар яңгырап тора. Фойеда сайлауга килүчелэр өчен чәй табыны көйләнгән. Мин үзем биредә эшләгәч, чәй янына коймаклар пешереп тордым. Иптәшем белән иртүк барып сайлап кайттык, олы кызларыбыз инде Казанда яшиләр, ә кече кызыбыз әле мәктәптә укый", -  дип сөйләде Миләүшә Филипова

 

Зәй районының Сәвәләй авылыннан Сабаевлар гаиләсе.

"Сайлау Россия гимны белән башланып китте. Быел кеше шуның кадәр күп килде. Хәтта өйдән сирәк чыгып йөргән әби-бабайлар да үзләре килергә уйлаганнар. "Безнең өчен сайлауда катнашу - үзе бер бәйрәм", ди алар. Концертыбыз 17 мартта булачак. Килгән халыкка чәй табыны да әзерләдек. Үзебез дә гаиләбез белән тавыш бирдек. Сайлау нәтиҗәләре дә әйбәт булыр дигән өметтә калабыз",- дип Сәвәләйдә үткән сайлау турында сөйләде Ләйлә Сабаева.

 

Яңа Чишмә районының Ленино авылында яшәүче Светлана Питеркина да үзләренең фотоларын җибәрде.

"Сайлау көне ул үзе бер бәйрәм. Бик теләп килдек, тавыш бирдек", - диделәр алар да. 

 

Алабугадан Черновлар гаиләсе балалары белән бергә барган. 

Кайбыч районыннан Русовлар гаиләсе белән дә хәбәрләштек. 

"Сайлауга иптәшем белән бергәләп бардык. Безнең сайлау участогы Олы Кайбыч мәктәбендә урнашкан. Анда килеп керүгә чәй өстәле әзерләнгән. Балалар шушы мәктәптә укыгач, аларны да үзебезнең яныбызга чакырдык. Әлегә алар сайлау яшенә җитмәсәләр дә, күреп үссеннәр дидек. Балаларыбызда туган илебезгә карата патриотизм хисләре тудырырга тырышабыз", - дип сайлаудан соң үз фикерләрен җиткерде Марина Русова.

 

Татарстан халкы, шул исәптә, керәшеннәр дә сайлауларга багышланган конкурста актив катнаша - социаль челтәрләрдә сайлау участокларыннан фотолар урнаштыра.

Исегезгә төшерәбез, 2024 елның 15, 16 һәм 17 мартында Татарстаннан теләсә кайсы гаилә Гаилә елына багышланган #ТатарстанАлга #ВсейСемьейнаВыборы фотоконкурсында катнашып, өч Lada Vesta автомобиленең берсен ота ала.

Конкурста катнашу өчен 17 мартка кадәр Татарстан Республикасы сайлау участогы фонында махсус беләзекне күрсәтеп, гаилә белән фото/селфи ясарга кирәк.

Беләзек фотода сайлау яшенә җиткән ким дигәндә бер кешедә күренергә тиеш (беләзекне ТР сайлау участогында тавыш бирүчеләргә бирәләр), ә аннары фотоны контакттагы үз битеңдә ике мәҗбүри: #ВсейСемьейНаВыборы #ТатарстанАлга хэштэглары белән урнаштырырга кирәк.

Социаль челтәрләрдә шәхси аккаунт ким дигәндә 30 көн ачык һәм теркәлгән булырга тиеш, ә фотоконкурста республикада теркәлгән Татарстанда яшәүче генә катнаша ала.

Конкурсның рәсми төркемендә хәбәр итүләренчә, 15 һәм 16 мартта берәр автомобиль уйнатылачак. Турыдан-туры трансляция 21:00 сәгатьтә Вконтакте «Татарстан Алга» социаль челтәрендә башлана. 17 март - соңгы автомобильнең уйнатылуын ТНВ буенча күрсәтәчәкләр. Турыдан-туры трансляция 20:10да башланачак.

Фотолар: Гаиләләрнең шәхси архивыннан

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев