Керәшен этникасында — керамика: Элина Якупованың күргәзмәсе ачылды
4 декабрь көнне Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Элина Якупованың «Матурлык ничек туа: бер оста тарихы» («Как рождается красота: история одного мастера») дип исемләнгән шәхси күргәзмәсе ачылды.
Әлеге күргәзмәдә балчыктан эшләнгән керамик әйберләр, шулай ук, текстиль дә күрсәтелгән иде. Анда этник элементлар белән тегелгән ике заманча яшьләр киемен дә күреп була. Күргәзмәдә керәшеннәрнең бай тарихы һәм культурасы белән танышырга, борынгы традицияләребезнең хәзерге сәнгатьтә гәүдәләнешен күрергә була.
Казан шәһәрендә туып-үскән татар кызы Элина Якупованың тамырлары Татарстанның Актаныш, Апас һәм Кукмара районнарына барып тоташа. Ул — киң кырлы оста. Икътисад һәм бухгалтерлык исәбе белгече дә ул. Кием әзерләү һәм конструкцияләү технологиясендә — эксперт, шулай ук, ювелир да. Бүгенге көндә төп эшеннән соң буш вакытларында — «Сәнгать керамикасы» белгечлеге.
Элина 2020 елда башлап керамика дөньясына чума. Шушы һөнәрне өйрәнгәч, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәккә эшкә килә, керамика буенча мастер-класслар үткәрә. Элина үзенең авторлык керамикасын да булдыра. Һәм менә оста үзенең беренче күргәзмәсен ачып, аны керәшеннәрнең этник культурасына багышлады.
Күргәзмә ачылышында Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова Элинаның хезмәтен керәшен этник культурасында мөһим урын алып торганын искәртте.
— Элина Рашидовна безнең үзәккә килеп, алда торган планнарны уртага салып сөйләшкәннән соң, ныклап торып керамика белән шөгыльләнә башлады. Балчыктан, глинадан төрледән-төрле сувенирлар да барлыкка килде. Мәдәни үзәктә бу юнәлеш буенча түгәрәк тә булдырылды. «Айбагыр» лагере балалары да, Яңа ел маҗараларына килгән сабыйлар да бик ярата үзен. Ул ел саен лагерьда һәм безнең төрле чараларда балаларга мастер-класс уздыра. Керәшен сәнгатендә мондый күргәзмәнең әле беркайчан да булганы юк иде. Алга таба останың эшләнмәләре артсын, яңадан-яңа идеялары барлыкка килсен, — дип чыгыш ясады Людмила Даниловна.
Татарстан Рәисе эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының милли сәясәтне тормышка ашыру идарәсе баш киңәшчесе Дмитрий Шипков та күргәзмәгә югары бәя бирде.
— Күргәзмәдә күрсәтелгән барлык эшләнмәләрдә җан җылысы барлыгы күренеп тора. Аларның һәрберсендә — үз тарихы, үз стиле, үз матурлыгы. Гади, халыкчан — балачакка кайтара торган хисләр били. Керәшен дөньясында мондый художникның булу — бик тә яхшы, — дип искәртеп узды Дмитрий Валерьевич.
Тантана барышында Элинаның бик тә дулкынлануы һәм рәхмәтле булуы сизелеп торды:
— Бу вакыйга минем өчен бик тә мөһим, күңелемдә — хисләр өермәсе. Бу мәдәни үзәккә килгәнче керәшеннәр турында берни дә белми идем. Белмәвем өчен бераз оят та булды. Аннан соң бу культураны өйрәнә башлагач, шуның кадәр эченә кереп киттем, керәшеннәрнең этник сәнгатенә гашыйк булдым. Мине бу матур дөнья белән таныштырганнары өчен директорыбыз Людмила Белоусовага, коллегаларыма зур рәхмәт. Олы рәхмәтем — әти-әниемә, туганнарыма, күргәзмәгә килгән дусларга, – дип сөйләде ул.
Тантанага шулай ук, сәнгать әһелләре дә килгән иде. Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының сынды сәнгать һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлегенең өлкән хезмәткәре Людмила Шкляева керәшен этнокультурасында яңа юнәлеш барлыкка килүенә шатлануын белдерде.
— Керәшеннәр белән күптәннән тыгыз элемтәдә, зур-зур проектларны бергә тормышка ашырабыз. Елдан-ел яңарышны күрү — бигрәк тә куанычлы. Яшьләр килә, алар үз талантларын ачалар. Керәшен этник сәнгатенең төрлелеге арту — гаҗәеп зур мирас, — дип сөйләде Людмила Михайловна.
Татарстан рәссамнар союзы председателе урынбасары Илнур Бакиров та авторның иҗатына югары бәя бирде.
«Гади генә нәрсәләрдә дә уй, фикер барлыгын күрә беләсез. Барысын да җаныгыз аша уздырып ясыйсыз. Нәкъ тә бу сыйфатлар профессионализм дип атала. Мондый кеше нинди генә хәлгә калса да, иҗат итәчәк», — дип сөйләде Илнур Мансурович.
Тантаналы ачылыштан соң, оста үзенең эшләре белән кунакларны таныштырды. Һәрбер эше турында җентекләп, яратып сөйләде Элина. Халыкны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
Күргәзмә Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә (Казан шәһәре, М. Худяков урамы, 11.) 2025 елның 14 февраленә кадәр, 10:00-16:00 кадәр эшлиячәк. Суббота, воскресенье ял. Килегез, күрегез! Күргәзмә бай йолаларыбыз һәм традицияләр дөньясына үзенчәлекле бер сәяхәт булып, күңелләрне яңа тәэсирләр белән баетыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев