Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен егете Яков самбода — беренче

Самбо буенча яшьләр арасында уздырылган республикакүләм ярышта Яков Юзеев, үз авырлык үлчәвендә, 1нче урынны алды.

Җиңү бәйрәменә багышлап, Нурлатта уздырылган бу ярышта барлыгы 250 яшь спортчы — 2009-2013 елгы үсмерләр көч сынашты. Ярышка үзебезнең Татарстан белән беррәттән, Ульяновск һәм Самара өлкәләреннән дә килгәннәр иде.

Самбо буенча бу традицион ярышта катнашкан 2012-2013 елгы балалар арасында (50 килограмм авырлык үлчәвендә) Яков Юзеев җиңүгә лаек булды.

Казаннан Яковның бабасы, отставкадагы капитан Яков Иванович безгә шалтыратып, әлеге шатлыклары белән уртаклашты. Яков бабасы белән оныгы Яковның исемнәре бер үк булуга аптырамагыз, Владимир авылы керәшене (Мамадыш районы), көрәшче Яков заманында үз әтисе Иван исемен улы Иванга кушкан булган. Үз чиратында, олы улы тугач, Иван да аңа үз әтисе исемен биргән. Шулай итеп, бабайлы-оныклы Юзеевларның икесе дә Яков исемен йөртә. Оныгы Яковны 9 яшеннән көрәш секциясендә шөгыльләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев