Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен егете Артем — Түбән Кама Сабантуе баш батыры

Түбән Кама районының Майская горка авыл җирлеге башлыгы Артем Морозов районкүләм Сабантуйда абсолют батыр булды.

15 июньдә үткәрелгән Түбән Кама районы Сабантуенда, рәттән икенче ел, көрәшнең баш батыры өчен финал ярышында ике бертуган карендәшебез көч сынашты. Мондый хәлнең булганы юк иде әле.

Сүз районның Трудовой поселогы егете, Майская Горка авыл җирлеге башлыгы Артем Морозов һәм аның энесе, крестьян-фермер хуҗалыгы эшчесе Константин турында бара. Узган елдагыча, Артем — 100 килограммга кадәрге үлчәүдә, Константин 100дән авырраклар арасында җиңгәч, алар калган дүрт үлчәүдә беренче урыннарны алган көрәшчеләр белән бергә Сабантуйның баш батыры исемен дәгъвалау хокукына ия булдылар. Һәм шул көндәшләреннән дә өстен чыгып, финалда икесе көрәшергә тиеш булдылар. Узган ел Константин җиңгән булса, бу юлы дәдәсе Артем яхшырак әзерләнгән иде һәм ул батыр калды.

Шунысы да игътибарга лаек: инде рәттән өченче ел Түбән Кама Сабантуенда керәшен ир-егетләре мәйдан тота: Алексей Морозов, Константин һәм Артем Морозовлар. Ә гомумән, 1965 елдан бирле уздырыла торган Сабантуебызда, төрле елларда, алты карендәшебезнең бер яки берничә мәртәбә батыр калганнары бар: инде телгә алынганнарыннан тыш, Эрнест Федотов, Петр Марков һәм Ленар Иванов.

Виктор ШАДРИН.

Фотода: Артем Морозов — Сабантуйның иң дәрәҗәле бүләге белән. Аны, абсолют батыр булуы уңаеннан, муниципаль район башлыгы Рамил Муллин (сулда) һәм Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлек җитәкчесе Рөстәм Ганиев котлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев