Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен авылларында Симек, Тройсын, Чүк бәйрәмнәре үтәчәк — график

Татарстанның керәшен авылларында Симек, Тройсын, Чүк җыеннарын зурлап үткәрергә әзерләнәләр.

Борынгы вакытлардан ук, халык, табигать календарена нигезләнеп, җыеннарга — түгәрәк уеннарга җыелган. Мондый бәйрәм-җыеннар, гадәттә өч көн барган. Беренче көне — кунак каршылау, ул көнне тирә-яктан туган-тумача җыелган. Икенчесе — зиратка бару. Иртәнге якта зиратка поп килеп, һәр ыруга укып йөргән. Өченчесе — кунакларны озату. Шушы көннәрдә яшьләр кичен түгәрәк уеннарга җыелган. Аларны күзәтергә дип өлкәннәр дә җыен күрергә барган. Керәшеннәр «түгәрәк уенга, җыенга, яки мәйданга барабыз» дип сөйләшкәннәр.

Төрле авылның үз бәйрәм-җыены булган. Шулай итеп, туган-тумачалар әле бер авылга, әле икенчесенә кунакка төшкән, бәйрәм ясаганнар. Бер авылда — Симек җыены, икенчесендә — Тройсын, Җармука җыеннары, икенчесендә — Питрау, Казанский җыеннары булган.

Тройсын быел 23 июньгә туры килә. 

Түбәндә республика районнарында җәйге җыеннар графигы:

Зәй
19 июньдә 10:00 сәгатьтә Югары Багражда Тройсын йоласы уздырыла. Бу көнне Урта Баграж, Сарсаз Баграж авылларыннан мәдәният хезмәткәрләре, фольклор коллективлары да Югары Багражга килеп, бергәләп әлеге йоланы оештыралар һәм соңыннан каен боткаларын Баграж суына агызалар.

Фёдоровкада 23 июньдә 11:00 сәгатьтә, һәрвакыттагыча Иске тегермән утравында Тройсын уздырыла.

Питрәч
22 июньдә 18:00 сәгатьтә Кибәчтә, авылның престол бәйрәме буларак, зурлап, милли көрәш һәм башка спорт ярышлары, күңелле уеннар, җыр-биюләр белән, Тройсын бәйрәме уздырыла.

Балык Бистәсе
22 июньдә 17.00 сәгатьтә Алан-Полян авылы халкы Симек бәйрәменә җыелачак.
23 июнь көнне 14:00 сәгатьтә Керәшен Казысында, ә 
Үри Чаллысында 18.00 сәгатьтә Тройсын оештырылачак.
30 июнь көнне Иванай һәм Казаклар Чаллысы авылларында Чүк узачак. 

Теләче
23 июньдә 13.00 сәгатьтә Колбагышта (Иске Карабаян) — Тройсын, Субаш авылында Тройсын-Җапрак бәйрәме узачак.
22 июньдә 19:00 сәгатьтә Мирәтәк авылында Тройсын булачак.

Тукай районы
23 июнь көнне 11:00 сәгатьтә Җәйләү авылында Тройсын-Җапрак бәйрәме уздырыла.

Әлмәт
Кәләйдә Тройсын бәйрәме 23 июньдә 15:00 сәгатьтә Тройсын йоласы үтәләчәк. Илтән-Бутада Тройсын йоласы 20 июньдә, Симек көнне, үлеләрне икә алганнан соң үк үтәлә башлый. Бу көнне 15:00 сәгатьтән соң урманга барып, Тручын өчен 2 яшь каен агачы билгелиләр һәм корман китерәләр. 23 юньдә шул урынга барып, каеннарны бизиләр, түгәрәкләп әйләнеп җырлыйлар. Каеннарны авылга алып кайтып, урам буйлап җырлап, биеп узалар. Соңыннан болында түгәрәк уеннары оештырыла. Каеннарны Кичү елгасы суына агызалар, һәр кеше үз кулындагы каен ботагын да, теләкләрен тели-тели, суга агызалар.

Алексеевск
Кр. Баран авылы халкы Тройсын бәйрәмен 22 июньдә сәгать 15.00 үткәрергә җыена.

Лениногорск
Федотовка авылында Тройсын бәйрәмен һәр елдагыча зурлап билгеләп үтәләр. Быел ул 23 июнь көнне узачак.

Менделевск
Иске Гришкинда 23 июнь көнне Тройсын йоласын үтиячәкләр (каен агачы күтәреп, гармун уйнап, авыл урамыннан үтәләр, кешеләр теләкләрен әйтеп агач ботагына кулъяулыклар бәйлиләр, соңыннан ул агачны Юраш елгасына алып барып агызачаклар).

Түбән Кама
Җирекле авылында — 22 июньдә 13.00 сәгатьтә — авыл җыены. Благодатная авылында 30 июнь көнне сәгать 12:00 мәдәният йорты каршындагы мәйданда балалар өчен Тручын бәйрәме була. Троицкада 23 июньдә 11:00 сәгатьтә авыл клубы янында Тручын бәйрәме оештырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев