Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен авылларында Симек, Тройсын, Чүк, Җармука җыеннары үтәчәк – график

Алдагы атнада Татарстанның керәшен авылларында Симек, Тройсын, Җармука, Чүк җыеннарын зурлап үткәрергә әзерләнәләр.

Борынгы вакытлардан ук, халык, табигать календарена нигезләнеп, җыеннарга – түгәрәк уеннарга җыелган. Мондый бәйрәм-җыеннар, гадәттә өч көн барган. Беренче көне – кунак каршылау, ул көнне тирә-яктан туган-тумача җыелган. Икенчесе – зиратка бару. Иртәнге якта зиратка поп килеп, һәр ыруга укып йөргән. Өченчесе – кунакларны озату. Шушы көннәрдә яшьләр кичен түгәрәк уеннарга җыелган. Аларны күзәтергә дип өлкәннәр дә җыен күрергә барган. Керәшеннәр “түгәрәк уенга, җыенга, яки мәйданга барабыз” дип сөйләшкәннәр.
Түгәрәк уеннар ул авылның үз көен башкарып башланып киткән. Төрле авылның үз бәйрәм-җыены булган. Шулай итеп, туган-тумачалар әле бер авылга, әле икенчесенә кунакка төшкән, бәйрәм ясаганнар. Бер авылда – Симек җыены, икенчесендә – Тройсын, Җармука җыеннары, икенчесендә – Питрау, Казанский җыеннары булган.

Җәйге җыеннарның иң беренчесе — Мулимун. Ул Мамадыш районы Колышчы авылында, Тройсынга бер атна кала, быел 27 май көнне узды. Симек быел – 1 июньгә, Тройсын (Апостолларга изге Тын иңгән көн; халык телендә – Җапрак бәйрәме) 4 июньгә туры килә.
Түбәндә республика районнарында җәйге җыеннар графигы:

Зәй
4 июньдә Югары Баграж (10.00 сәгатьтә) һәм Федоровка (10.00 сәгатьтә) авылларында Тройсын бәйрәме була.

Питрәч
Янсуар авылында Симек җыены 2 июньдә үткәрәчәкләр. Бәйрәм 19:00 сәгатьтә башланачак.
3 июньдә Кибәч (18:00 сәгатьтә), Көлкәмәр (13:00 сәгатьтә), Кәвәл ( 13:00 сәгатьтә) авылларында Тройсын бәйрәмнәре узачак.
4 июньдә Керәшен Сәрдәсендә (13:00 сәгатьтә) Тройсын җыены гөрләячәк.

Балык Бистәсе
3 июньдә 13.00 сәгатьтә Алан-Полян авылы халкы Симек бәйрәменә җыелачак.
4 июньдә Тройсын Керәшен Казысында (13.00 сәгатьтә) һәм Үри Чаллысында (18.00 сәгатьтә) булачак.
Иванай белән Казаклар Чаллысы авыллары берләшеп, 11 июньдә Чүк бәйрәме (12.00 сәгатьтә) уздырачак.

Теләче
4 июньдә Тройсын җыеннары Субаш һәм Иске Карабаян авылларында 13.00 сәгатьтә.

Әлмәт
Илтән-Бутада һәм Кәләйдә Тройсын бәйрәме 4 июньдә үтәчәк. Илтән-Бутада Тройсын йолалары четверг көнне үк үтәлә башлый. Бу көнне авылның өлкән кешеләре урманда каен агачына корман китерә.

Лаеш
4 июньдә Ташкирмән авылында Тройсын йоласын үтиячәкләр. Алар бу көнне изге тауга менеп, келәү итәләр. Табигать-Анага корбан китерәчәкләр.

Алексеевск

Кр.Баран авылы халкы Тройсын бәйрәмен 3 июньдә сәгать11.00 үткәрергә җыена.

Менделевск
Иске Гришкинда зур матур бәйрәм оештырачаклар. Ул 4 июнь көнне, 17.00 сәгатьтә. булачак.

Түбән Кама
Җирекле авылында – 3 июньдә сәгать 11.00дә – авыл җыены, Троицкийда 4 июньдә була.

Чистай
Югары Кондрата авылында да Тручин бәйрәме 4 июньдә 13.00 сәгатьтә була.

Кайбыч
Олы Тәрбиттә 4 июньдә (11.00 сәгатьтә) Җармука бәйрәме уздырачаклар. Аны авыл халкы Казандагы Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк белән бергә оештыра.

Тукай районы
Җәйләү авылында 4 июньдә була җыен.

Шуны да әйтәсе килә, халык җыеннары Сабантуй бәйрәме уеннары белән генә, шоу буларак кына түгел, ә барысы да үз йолалары белән узсын иде. Матур йолаларыбызны, үзенчәлегебезне сакласак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

13

2

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рэхмэт бик зур, хезмэтегезне яратып, жиренэ житкереп башкарасыз. Тынгысыз жаныгыз ару- талуны белмэсен, безне шулай Керэшен тормышы белэн таныштырып торыгыз.