Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кемнәр алар "Айбагыр"ның дәдәйләре һәм түтиләре?

"Айбагыр" этносменасының иң кызган чоры.

Лагерьның бар яңалыклары һәрдаим рәвештә “Туганайлар” сайтында урнаштырылып барыла. Безнең тугры укучыларыбыз үзләрен “Айбагыр”да кебек хис итәләрдер, дип уйлыйбыз. Әмма без әле дә “Айбагыр” этносменасының җаваплы кешеләре – вожатыйлар турында тулы мәгълүмат бирмәдек.
Кем соң алар безнең балалар өчен йокысын, вакытын да жәлләмичә, көн-төн тырышып эшләүче дәдәйләр һәм түтиләр? Кызыкмы? Алайса укуны дәвам ит. Без, “Туганайлар” редакциясе, һәрбер вожатый белән дә элемтәгә кереп, аларның шөгыльләре, “Айбагыр"га, балаларга карата булган фикерләрен белештек.

Диана Сафарова (Диана түти), 18 яшь, “Очкыннар” отрядында вожатый ярдәмчесе: 

- Төп шөгыльләрем - рус әдәбияты, кино һәм спорт. Быел Казан дәүләт медицина университетына укырга кердем. "Айбагыр" минем өчен  барлык керәшен яшьләрен дә берләштерә торган гаҗәеп бер дөнья. Этносмена турында “Бәрәкәт” яшьләр хәрәктенә кушылгач белдем. Бу тема мине кызыксындырды, шуңа күрә быел вожатый булып килергә уйладым. Дөресен генә әйткәндә, элегрәк балалар белән эш итәргә авырксына идем. Сменага, вожатый урынына эләккәч, фикерем үзгәрде, бу авыр эшне ярата башладым.

Диана Алексеева (Диана түти), 19 яшь, “Очкыннар” отрядында вожатый: 


- Мин Алабуга медицина колледжында укыйм. Медицина – минем тормышымның төп шөгыле. Каникулларда да, ялларда да бар көчемне медицина нигезләрен өйрәнүгә сарыф итәм. 2012-2014 елларда үзем айбагырчы булдым. Дәүләт имтиханнарына әзерләнеп күп еллар лагерь минсез узды. Быел мөмкинлек тугач, үземне вожатый ролендә сынап карарга уйладым. Алдылар. “Айбагыр” – ул минем гаиләм. Балаларны яратам. Алар белән уртак телне тиз таптым.

Ирина Тимофеева, 20 яшь, “Кря-кря-кряшеннар” отрядында вожатый: 


- Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжында укыйм. Тырнаклар, рәсем ясау белән шөгыльләнәм. Алабуга шәһәрендә “Волонтёры победы” проекты координаторы булып торам. Колледжның “Айбагыр” керәшен ансамбленә йөрим. Бала вакытымда “Айбагыр”га килергә хыялландым. Хыял хәзер генә чынга ашты. Ләкин бала булып түгел инде, вожатый ролендә. “Айбагыр”да булган һәрбер кеше лагерьне үзенчәлекле дип саный. Үзем дә бирегә килгәч, бу фикер белән килештем. Балаларны яратмыйча алар белән эш итү авыр, дип саныйм мин. Шуңа күрә, җавабым бер – мин балаларны яратам. 

Владислав Агапов (Владик дәдәй), 19 яшь, “Очкыннар” отрядында вожатый: 


- Яр Чаллы шәһәренең сәнгать колледжында укыйм. Гадәти тормышта бар вакытым укуга китә. Буш вакытларда баскетбол белән шөгыльләнәм. Шулай ук, “Карендәшләр” халык ансамбленә йөрим, “Бәләкәй дәдәйләр” кашыкчылар ансамбленең җитәкчесе булып торам. “Айбагыр” минем өчен гадәти лагерь гына түгел. Ул һәрчак ярдәмгә килергә әзер торган, бөтен Татарстан буенча таралган зур гаилә. Хәзер үз җәемне “Айбагыр” этносменасыннан башка күз алдыма да китерә алмыйм.

Аида Сахарова (Аида түти), 19 яшь, “Вселенная кряшен” отрядында вожатый: 


- Казан федераль университетының икътисад һәм финанслар институтында табигaтьне саклау һәм судан файдалану юнәлеше буенча укыйм. Институтта бию белән шөгыльләнәм, керәшеннәрнең иҗтимагый оешмасы белән һәрвакытта элемтәдә торырга тырышам һәм актив тормыш алып барам. “Айбагыр” - җир йөзендәге иң матур урын. Монда мине шәхес итеп ачтылар, гомумән, бу лагерьга, биредә булган кешеләргә мәхәббәтем чиксез. Биредә эшләргә теләгем бик зур булды. Үз тәҗрибәмне, белемне, “Айбагыр”да алган осталыгымны балаларга тапшырырга теләдем. Балаларны мин бик яратам. Алар белән һәрвакыт кызыклы һәм күңелле. Балалардан гаять зур энергия тарала һәм ул миңа ел дәвамында җитә. Безнең балалар бик аралашучан, лагерьдан соң да элемтәдә торабыз: язалар, шалтыраталар.

Павел Афанасьев (Паша дәдәй), 19 яшь, “Кря-кря-кряшеннар” отрядында вожатый: 

Сулдан уңга: Аида Сахарова, Павел Афанасьев, Владислав Агапов, Алмаз Кадыров
- Идел буе спорт һәм туризм академиясендә укыйм. “Айбагыр”да вожатый буларак - беренче, бала булган еллар белән алтынчы тапкыр. Минем өчен башка лагерь юк. “Айбагыр” минем тормышымны, үземне үзгәртте. Шәхес буларак “Айбагыр”да мөһим сыйфатларым ачылды. “Айбагыр” минем өчен керәшеннәрнең иң яхшы, сәләтле балалары, вожатыйлары җыелган җир. Балалар тормышның иң кирәкле кешеләре, дип саныйм мин. Уртак телне тиз табабыз. Лагерьда алган тәҗрибәмне аларга тапшырырга омтылам. Үз тырышлыгым нәтиҗә китерүе миңа алга таба да эшләргә мотивация бирә.

Артур Саляхиев, 26 яшь, “Кря-кря-кряшеннар отрядында вожатый: 


- Ике ел элек укуымны тәмамладым. Хәзерге вакытта эшлим. “Карендәшләр” ансамбленә йөрим. Керәшен хәрәкәте – минем тормышымның мөһим бер өлеше. "Айбагыр" исә ул минем аерым бер гаиләм. Этносменада 2014, 2015 елларда вожатый булдым. Балаларымны бик яратам. Аларның һәрберсе дә сәләтле, тырыш, яхшы күңелле.

Кирилл Чернышев, "Вселенная кряшен" отрядында вожатый:

Алмаз Кадыров, "Вселенная кряшен":

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X