Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Күңел түремдә хыял йөрттем”

Безнең Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылында туып-үскән сәләтле яшьләребез җитәрлек

Анна Попова, Римма Никитинаның исемнәре инде республикабызга танылды.  Тагын бер  сәләтле кызыбыз - җырга, шигырьгә гашыйк Марина Вараксинаның иҗаты һәм үзе белән таныштырып үтәсем килә.

Марина Вараксина 1989 елның матур июнь аенда дүртенче бала  булып дөньяга килә.  Туган авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан  соң,    Казан  шәһәренә  килеп,  медицина колледжына укырга керә.   2017 елда Казан Инновацион  университетының психология факультеты бакалавриятын  тәмамлап  икенче  дипломын да  ала. Хәзерге вакытта Казан шәһәре балалар поликлиникаларының берсендә медсестра булып эшли.

“Сәнгатьне бик яратам. Шәһәрдә туган  булсам,  hичшиксез  музыка  hәм сәнгать мәктәпләрендә укыган булыр  идем, дип уйлыйм”, ­ ди  Марина.

Беренче шигыре мәктәптә укыганда яраткан эте ­ Рэмбога багышлап языла аның.

Рэмбо атлы бер этем бар,

Үзе шук та, шаян да...

Мәктәп  елларында  язылган  беркатлы, балалык шигырьләреннән соң шактый вакытлар үтә. “Күңел түремдә үз җырың булса  икән, дигән хыял йөрттем.  Узган ел шигырь, аннан көй язып, “Алда көтсен мине сәгадәт” җыры барлыкка килде. Җырымны сәхнәдән башкарган юк әле,” – ди Марина үзе белән таныштыруны дәвам итеп.

Алай да  җырга, моңга гашыйк  кызның элегрәк Аграфена Васильева оештырган концертларда чыгыш ясаганы булган. 2011 елда Түбән Кама районының Келәтле авылында  узган “Питрау чибәре” конкурсында катнашып җиңү  дә яулаган әле. Менә шундый тыйнак кызның, үзем өчен  генә, дип язган шигырьләрен,  газета укучыларыбыз, сезгә дә тәкъдим итәбез.

Покрау

Көз белән кышны чикләүче

Бәйрәм җитте, Покрау көн.

Кәбен койдыралар бүген,

Танышканнар Питрау көн.

 

Беренче кар яумаса да,

Бәс сырган чирәм өстен.

“Ышанганны ташламам”, ­ ди,

Бу бит күкләр билгесе.

 

Чаң тавышы дәшә иртән

Килегез дип, келәүгә.

Мәрхәмәт яудырыр Ходай,

Йортына килгәннәргә!

 

Гармунчы

Сак кына яфраклар коела

Каршылыйм тагын бер көзем.

Күңелне моңсулык биләрме,

Каплаган болытлар күк йөзен.

 

Шәhәрнең утлары меңләгән,

Кичкырын йөрим лә урамда,

Каяндыр агыла матур көй...

Сыздыра бер агай гармунда.

 

Эй, баса гармунның төймәсен,

Тибрәтә күңелнең кылларын.

Өзлексез, сәгатьләп уйнагач,

Гармунчы, туңадыр кулларың?!

 

Онытылды көзләрнең сагышы,

Йөрәгем төренде җылыга.

Йөзләрдә елмаю уяткан,

Кешеләр бар ла ул дөньяда!

 

Айлы төндә

Айлы төндә, багып күк йөзенә,

Йолдызлардан бәхет сорадым.

Озак көттем, атылмады йолдыз,

Күрми калдым, әллә соңардым?..

 

Бәхет дигәннәре бер мизгел –

Күзне камаштырып юк була.

Йөрәк тибешләрем кулыңда,

Я, Илаhым, мине ташлама!

 

Айлы төндә, тыңлап кош авазын

Сихерләндем, моңга уралдым.

Җыры тынгач, тагын калдым ялгыз,

Төш булгандыр, диеп уйладым.

 

Бәхет дигәннәре төш кебек,

Ымсындыра, аннан юк була,

Бу Галәмдә ­ мин бер кыйпылчык,

Я, Илаhым, берүк ташлама!

 

Әниебез

Бүлешергә шатлык булса,

Авырлыктан күңел тулса,

Туган якны нык сагынсак ­

“Әни”, ­ дибез.

 

Нидер җитмәгәндәй төсле,

Озак сине күрми торсак.

Нигезнең дә яме булмас

Әни, синсез!

 

Бар эш тә кулыңнан килә,

Ашларың синең гел тәмле.

Берәр киңәш кирәк булса:

“Әни”,   ­ дибез.

 

Бераз шелтә эләксә дә,

Тыңламаган чакларында,

Җиде онык өзелеп тора:

“Әбиебез!”

 

Яшә әле йөз яшькәчә,

Син булганга шатланабыз,

Сине бик нык яратабыз,

Әниебез!

 

Җәйнең соңгы көннәре

Җәйнең соңгы көннәре:

Иренемдә алма тәме.

Ачы микән, бал микән...

Синең иркәң бар микән?

 

Җәйнең соңгы көннәре,

Тәнемдә кояш эзе.

Салкын микән, ут микән...

Күзләреңдә нур микән?

 

Җәйнең соңгы көннәре.

Чәчемдә җиләс җиле.

Алмам, кояшым, иркәм

Дип әйтәсең бар микән?

 

Алда көтсен мине сәгадәт

 (җыр)

Яшьлегемнең иң гүзәл чагында

Оныт мине, дидең, яратма!

Ияләшкәч, аерылу авыр булыр,

Канатларың сынар кабаттан.

 

Кушымта:

Ярар, сынсын, минем канатлар ла!

Кирәк түгел инде жәлләвең.

Янса янсын йөрәк, бер кабынгач,

Тик теләмим хисләр сүнүен.

 

Үзең йөрәгеңә бик куйгансың,

Тирән күл төбендә ачкычы.

Сагышым да, шатлыгым да идең,

Йолдызларга илткән тылсымчым!

 

Кушымта.

Яшьлегемнең иң гүзәл чагында,

Бөреләнгән чакта  мәхәббәт,

Насыйп ярым гына булалмадың,

Алда көтсен мине сәгадәт!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев