Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Күңел кушканча яшиләр

Керәшен яшьләре хыяллары, проблемалары турында сөйләделәр

Бүгенге көндә керәшен яшьләре нинди хыяллар белән яшиләр? Аларның иң зур проблемасы нинди? Югары белем алу кирәкме-юкмы? Аның өчен кайсы илне сайлар иде? Йолаларга, гадәтләргә карашлары? “Бәрәкәт” керәшен яшьләре хәрәкәтенә мөнәсәбәтләре?

Шушы һәм башка сораулар белән, керәшен егетләре һәм кызларының кайберләренә мөрәҗәгать иттем. Үзем сөйләшкән керәшен яшьләренең фикерләрен сезгә дә җиткерергә булдым.

Дмитрий БАРАНОВ, Казан дәүләт культура институты студенты:

– Минемчә, бүгенге керәшен яшьләре замана белән бергә атлый, бердәм. “Бәрәкәт” керәшен яшьләре хәрәкәте хәзерге вакытта бик кирәк, чөнки ул – яшьләрне берләштерә торган оешма. Бүгенге көндә проектлар күп, алар артканнан­арта бара. Мин, белем алу өчен, Япониягә барыр идем. Дөресен әйткәндә, хәзерге вакытта кешенең кайда белем алуы ул кадәр мөһим түгел. Минем уйлавымча, ул үзендә тормышта кирәкле сыйфатлар тәрбияләргә тиеш. Бүгенге көндә, кызганыч, йолаларны, гадәтләрне белү азайганнан­азая. Яклар өчен проектлар күп. Керәшен бәйрәмнәренең барысы да диярлек Казандагы культура үзәгендә уза, монда керү ирекле. Хыялыма килгәндә, әйтсәм, чынга ашмас шикелле, ә проблемалар барысы да вакытында хәл итеп барыла. Югары белем алу һәр кешенең үзеннән тора. Казанда югары белемең булу гына әле эш табачаксың дигән сүз түгел. Бөтен жирдә ярдәм итә алырлык кешеләр кирәк.

Алёна ЕВДОКИМОВА, Яр Чаллы шәһәре керәшен оешмасы бүлегенең яшь активисты:

– Бүгенге керәшен яшьләре бик актив түгел. Аларны төрле очрашуларга, чараларга җыю өчен күп көч куярга кирәк. Яшьләрнең күбесе хәзерге вакытта акча эшләргә, куйган максатларына ирешергә тырыша. Халкына ярдәм итү өчен үзеннән өлеш кертү икенче планда кала. “Бәрәкәт” керәшен яшьләре хәрәкәте, әлбәттә, кирәк. Бу оешмага студентларны җәлеп итүе җиңелрәк, чөнки аларның бераз буш вакытлары бар. Тик күбесе, укудан тыш, акча эшләү өчен эшкә урнаша, шуңа да җәмәгать эше арткы планга күчә. Керәшен яшьләре хәрәкәтен тагын да җанландыру өчен, чаралар, квестлар үткәрергә кирәк дип уйлыйм. Шул вакытта егетләр һәм кызлар тартылачак, үзләренә дә кызык булачак. Белем алу өчен мин Англияне сайлар идем, чөнки мәктәптә инглиз телен яратып укыдым. Бу фән бик ошый иде. Керәшен йолаларын саклап калу безгә, яшьләргә бәйле. Хәзерге вакытта яшьләр йолалар, гадәтләр белән кызыксынмый, хәтта олыларның да күбесе йолаларны хәтерләми. Шуның өчен керәшен йола­гадәтләрен саклап калу авыр булачак. Мин үзем инде ничәнче ел “Айбагыр” этнолагерында эшлим һәм балаларга шушы йолаларны уен форматында җиткерергә тырышам. Тормышта  зур проблемам юк, машинам, торыр урыным бар. Акча бар нәрсәгә дә җитсен өчен берничә сферада эшлим. Хәзерге көндә югары белем алу кирәк дип санамыйм. Башта безне мәҗбүр итәләр иде. Танышларымның күбесенә аның кирәге чыкмады, хәтта кайберәүләр үз һөнәре буенча да эшләми. Минемчә, иң мөһиме, практика. Кеше үзе эшләп карап, барысына да төшенә. Миңа юрфакта уку бик ошады, ләкин ул сферада күпмедер эшләп карагач, минем һөнәр түгел икәнен аңладым. Үземә ошаган башка шөгыль таптым һәм күңелемә якын булган эштә эшлим.

Роза АБРОСИМОВА, Казан федераль университеты студенты:

– Бүгенге керәшен егетләре һәм кызларының күбесе башка яшьләрдән аерылып тора дип әйтеп булмый, ә шулай да арада үз халкы белән горурланып, аның киләчәге өчен тырышучы яшьтәшләребез дә бар. “Бәрәкәт” яшьләре нәкъ менә шундый дип уйлыйм. Бу хәрәкәт бик кирәк, чөнки ул буыннар арасындагы күпер шикелле. Әби­бабайлар, әти­әниләр калдырган мирасны киләчәк буынга тапшыру хәзерге яшьләрдән тора. Керәшен яшьләре хәрәкәтен тагын да җанландыру мәсьәләсенә килгәндә, монда конкрет бер җавап бирү авыр. Кешенең үз теләге булмаса, аны бернинди стимул да урыныннан кузгата алмый. Югары белем алу өчен безнең үз илебездә дә шартлар яхшы дип саныйм. Шуңа күрә башка илгә укырга китү турында сирәк уйлыйм. Шулай да, мөмкинлек булса, мин стажировка үтәргә Финляндиягә яки Чехиягә барыр идем. Керәшен йолаларының киләчәктә сакланып калу­калмавы – хәзерге яшьләр кулында. Әлбәттә, мин алар калыр дип уйлыйм. Хәзерге көндә авылымдагы йолаларны өйрәнәм. Әниемнән, апалардан, әбиемнән сорап, аларның яшь вакытта ничек күңел ачулары турында мәгълүмат туплыйм. Киләчәктә шушы белемнәрем белән “Кряшен чибяре” конкурсында да катнашу теләгем бар. “Хыялны кешегә әйтсәң, чынга ашмый”, – диләр. Шуңа күрә бу сорауга җавап бирә алмыйм. Минем зур проблемаларым юк. Иң мөһиме, үзем, якыннарым исән­сау. Калганы вакыты белән булыр дип өметләнәм. Минем уйлавымча, югары белем алу кирәк. Университетта уку универсаль белем дә бирә. Аларны бүгенге көндә “soft skills” дип атыйлар. Югары белем дөньяга карашны киңәйтә һәм мондый кеше үз максатын тормышка ашыра алачак.

Сергей ТУКТАРЁВ, инженер:

– Төрле керәшен яшьләре бар, калганнардан әллә ни аерылмыйлар, диярлек. Кайбер яшьтәшләр бер көн белән генә яши, укырга теләмиләр, олыларны хөрмәт итмиләр. Мине яшьтәшләрнең замана трендларына нык бәйле булуы борчуга сала. Мәсәлән, Тик­Ток. Тормышларының кадерле һәм кире кайтмас минутларын мәгънәсез видеороликлар карап уздыралар. Әлбәттә, бөтенесе дә андый түгел. Арада үз максатларына ирешүче, гел алга атлаучы егетләр, кызлар да бар. “Бәрәкәт” хәрәкәтендә шундый яшьләр катнаша. Әгәр керәшен яшьләре башкаларның аралашканын, бердәмлеген күрсәләр, алар үзләре дә бу оешмага тартылачак. Мин үзем белем алу өчен Россияне сайлар идем. Бездә белем бирү начар дип уйламыйм. Укырга теләгең генә булсын. Керәшен йолаларын, гадәтләрен саклап калу бик авыр га туры киләчәк. Бәлки кайбер йолалар сакланып калыр, тик күбесе онытылачак. Иң зур хыялга килгәндә, ул – табыш һәм ләззәт китерә торган яраткан эштә эшләү. Үзем теләгән нәрсә белән шөгыльләнәсем, күңелем кушканча яшисем килә. Әлегә иң зур проблема – үземә эшләү мөмкинлеге булмау. Хәзерге заманда югары белем алу кирәк. Безнең илебез үсәргә тиеш. Илебезнең киләчәге бездән тора.

Әдилә НӘГЫЙМОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев