Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кечкенәдән - милли тәрбия

Кукмара районының Село-Чура авылындагы бакчага бүгенге көндә 30 бала йөри. Бу – бер авыл балалары гына. Башка авыл җирлекләрендә мондый күрсәткеч юк диярлек инде

Шактый районнарда 4-5 балалы бакчаларны мәктәпләргә кушып бетерделәр. “Безнең авылда яңа тормыш корган яшьләр бар, киләчәгебез өметле. Садикта кечкенәләр төркемендә – 17, зурларда – 6, ә мәктәпкә әзерлек төркемендә – 7 бала белем һәм тәрбия ала”, – ди тәрбияче булып эшләүче Наталья Антипова.

Село-Чураның “Салават күпере” балалар бакчасы сабыйларгә этник тәрбия дә бирә. Бер бүлмәдә этник почмак ясалган, анда төрле халыкларның милли киемнәре киертелгән курчаклар куелган.

“Керәшеннәрнең милли бәйрәмнәрен, гадәтләрен балаларыбызга өйрәтергә тырышабыз. Әби-бабаларыбыздан калган йолалар, милли киемнәр онытылмасын, саклансын өчен, даими рәвештә тәрбияви эш алып барыла. Шул уңайдан, бакчабызда тәрбиячеләр һәм башлангыч класс укытучылары өчен районкүләм семинар-практикум да үткәрелде, – дип сөйләде Наталья Антипова. – Анда кечкенәләр төркемендә “Әбием сандыгы” дигән темага семинар узса, зуррак балалар белән Нардуган бәйрәмен күрсәттек. “Әбием сандыгы”нда борынгы милли киемнәребезгә, бизәнү әйберләренә игътибар бирдек. Әлеге семинарны оештыруда бакчабыздагы башка хезмәткәрләр дә читтә калмады. Кунакка чакырылган әти-әниләр дә, башка бакча һәм мәктәп тәрбиячеләре дә уңай бәя бирде, балаларга да бик ошады”.

Бакчадагы әзерлек группасында язарга, хәреф танырга өйрәтәләр. Балалар хәзер үзләре бик кызыксыналар, тиз отып алалар, дип сөенә тәрбиячеләр. “Ерак экскурсияләргә йөрмибез. Мәктәптәге “Туган як” музеена, авыл библиотекасына, чишмәгә, купол янына барабыз. Басуда уңыш җыючы игенчеләр белән таныштырабыз”, – диләр тәрбиячеләр Алина Егорова белән Лариса Архипова.

Балалар тәрбияләүдән тыш, алар урам як бакчада яшелчә, җиләк-­җимеш тә үстерә икән. Үзләренең кишер, суган, чөгендер, бәрәңгеләре бар.

1987 елда ачылган, сабыйларга һәрвакыт ишле булган “Салават күпере” бакчасына киләсе елда ремонт ясалыр дип тә өметләнә мондагы хезмәткәрләр.

Бакчадагы шартларны тагын да яхшыртып, сабыйлар санын киметмичә, алга таба да шулай нәтиҗәле эшләргә һәм бары тик якты төсләр белән генә балкырга язсын Село Чураның “Салават күпере”нә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев