Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Кечкенәдән үк укытучы булып уйнадым..."

Октябрь башында бөтен Россия белән Укытучылар көнен билгеләп үтәбез. Профессиональ бәйрәм көнне яраткан укытучыларыңа шалтыратып яки смс-хат аша котлау җибәрү, рәхмәтебезне белдерү өчен бер җай. Чынлыкта, авыр һәм мактаулы хезмәтләре алдында көн саен баш иябез.

Бәйрәм уңаеннан, газета укучыларыбызны 34 ел педагоглык стажы булган, дәрәҗәле укытучы Елизавета Цыганова белән таныштырам. Ул Чистай шәһәренең 2 нче гимназиясендә балаларга татар теле укыта. Елизавета Михайловна укытучы профессиясе үзенә нәселдән килде, кан белән сеңде, дип саный. "Кечкенәдән үк укытучы булып, билгеләр куеп уйный идек. Класс җитәкчем дә күңелгә кереп калды, профессиямне сайлаганда аның да йогынтысы булгандыр", - ди ул.
2016 елда Елизавета Цыганова Татарстан Республикасының Фән һәм мәгариф министрлыгының "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнә. Педагоглык хезмәте чорында күңеленә кереп калган, кызыклы вакыйгалары һәм бүгенге көндә актуаль булган мәсьәләләргә карашы һәм фикерләренә аерым тукталыйк.
 
Күңелдә калды
Шулай, дәрестән тыш без - укытучылар һәм укучылар белән Булдыр авылына ял итәргә бардык. Табигате бик матур аның, куна калдык. Автобус китереп куйды, икенче көнне иртән килеп алырга, дип сөйләшеп, шофер кире кайтып китте. Балыклар тоттык, рәхәтләнеп күңелле ял иттек, палаткаларда йокладык... Икенче көнне автобус килмәде. Ә укучыларның экзамен бирәсе көннәре. Шулай итеп, имтиханга өлгерер өчен, юлаучы машиналар табып, төялеп кайткан идек.
Тагын шулай ял итәргә дип Болгарга бардык. Бервакытны малайлар палаткаларына керделәр дә, тынып калдылар. Нәрсә эшлиләр икән болар, дип, экрен генә барып, тыңлап торам. Малайлар урын бүләләр икән. Берничә минут кына алдын, егетләр белән мин кунам, дигән идем. Укытучыларны берничә палатага бүлеп, төнлә тәртип саклау - безнең бурыч. Сер түгел, мәктәптә һәрбер укытучыга исем, кушамат тагалар бит. "Лиза янына кем ята?"- дигән сорау буенча кызу дискуссия бара. Теләк белдерүчеләр юк. "Лизага менә монда урын калдырыйк",- дип бәхәсне йомгакладылар малайлар.
 
Гаиләдә ана телендә аралашмыйлар
Узган елдан башлап, татар гаиләсендә туган балаларның барысын да татар төркемендә укытырга куштылар. Шулай эшли башлауга, авырлыклар килеп чыкты. Баксаң, балаларның күбесе өйләрендә татарча сөйләшми икән. Бездә генә түгел, күп җирдә шушы ук хәл. Чистай, гомумән, урыслашкан шәһәр бит инде ул. Элек татарча белмәгән татар баласын рус төркеменә утыртып, җиңелрәк программа буенча укыта идек. Ә татар классына татар телен әйбәт белүчеләрне туплый идек. Безнең гимназиягә ике авылдан балалар килеп укый. Ни дисәң дә, авылларда, шәһәргә караганда, татарча күбрәк аралашалар. Җитәкчеләребез татар теле дәресләрен кыскартмаслар, дип өмет итәбез.
 
Миллилекне саклыйбыз
Хәзерге көндә татар-рус мәктәбе дигән исемебез бетерелсә дә, гимназиябез милли мәктәп буларак эшли. Керәшен культурасы, гореф-гадәтләре буенча да дәресләр алып барырга тырышам. Май чабу, Пасха, Тройсын, Питрау бәйрәмнәрен өйрәнеп, укучылар белән үткәрәбез. Мамадышка, Түбән Кама һәм Казанга конкурсларга да күп йөрибез, призлы урыннар алабыз.
 
Репетиторсыз да БДИ биреп була
Мәктәп яшендәге һәр бала да белем алам, дип укымый. Теләк белдереп укучылар да бар, арттан өстерәлеп йөрүчеләр дә юк түгел. БДИларга түбән класслардан ук әзерләнәбез, болай эшләмәгәндә, билгеләр түбән була. Бала дәрестә бирелгән бар программаны аңлап, сеңдереп барса, БДИны бирү өчен репетитор кирәк тә түгел. Һәрбер дәресне укып барган бала, дәүләт имтиханнарын 100 баллга бирмәсә дә, уртача булган 70-80 баллны рәхәтләнеп җыя ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев