Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кечкенә Владимирда зур бәйрәм

Мамадыш районының Владимир авылы мәктәбенә, Яңа ел бәйрәме уңаеннан, зур бүләкләр кабул итте

Кечкенә генә Владимир төп мәктәбендә, яңа 2021нче елны каршылап, hәр укучы, укытучылар ярдәме белән, ишегалдына бер сын ясады. Бәйрәмгә иганәче авылдашыбыз, Түбән Камада яшәүче, “Транстехсервис“ ачык акционерлык  җәмгыятенең генераль директоры -  Динар Пасыев зур бүләкләр белән кайтты. Укучылар, укытучыларны  Яңа ел күчтәнәче салынган пакетлар белән сөендерде, ә мәктәпкә кыйммәтле компьютер бүләк итте. Икенче якташыбыз - Анна Пасыева акчалата ярдәм ясады, аңа бүләкләр сатып алынды. Мәктәп коллективы, әти-әниләр катнашында  бик күңелле Чыршы бәйрәме үткәрдек. Спонсорларыбызга рәхмәтләребез чиксез...  Тормышлары яхшы, эшләре гел уң булсын! Сәламәтлек, якты киләчәк телибез. Шундый мәрхәмәтле, кече күңелле авылдашларыбыз  булу белән  бик тә горурланабыз.  


 Лена БАЧКОВА,
мәктәп директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев