Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кечкенә авылның олы бәйрәме

Поповка авылы юбилее матур мизгелләре белән күңелгә уелып калды. Авылның 110 еллык юбилеен керәшен халкының дини бәйрәмнәренең берсе – Покрау көнендә билгеләп үттеләр. Һава торышының кояшлы булуы да бәйрәмгә ямь өстәде, мәдәният йорты янындагы мәйданга бар авыл халкы җыелган иде.

Авылда өч дистәдән кимрәк йорт һәм яшәүче кешеләр санының аз булуына карамастан,   бу көнне ул  базар мәйданын хәтерләтте: республиканың төрле почмакларыннан якташлар җыелды, алар туганнары, балачак дуслары белән очрашты.    Биредә  авыл тарихын, халык тормышын  чагылдырган  күргәзмә тәкъдим ителде. Поповкада хезмәт сөюче, үзләренең кече Ватаннары өчен җан атучы  кешеләр гомер итә. Авылның хәтта үз куллары белән  заманчалаштырылган   техника ясаучылары да бар. Кузьма Абрамов тимер-томырлардан трактор җыюга ирешә. Абрамовлар гаиләсе берничә ел инде бәрәңге утырту, өю, алу кебек эшләрдә кул хезмәтен киметкәннәр. Хуҗа сукасын да, күмдергечен дә, «копалка»сын да үзе ясаган. Кышын тракторга эттергечен беркетә дә карны да күз ачып йомганчы чистартып куя.
- Мин бу тракторны хуҗалык эшләрен җиңеләйтү максатыннан ясадым. «Урал», «Иж» мотоцикллары, «УАЗ» машинасы запчастьләреннән 7 ел дәвамында әкренләп ясый-ясый, менә шундый техника барлыкка килде, -  ди елмаеп Кузьма Абрамов.
Авыл бәйрәме мәдәният йортында дәвам итте. Район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев авыл халкының шатлыгын уртаклашып, изге теләкләрен җиткерде. Районның  үсешенә һәм аны төзекләндерүгә үз өлешләрен керткән авыл кешеләре башкарма комитетның  Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Алар – Нина Маклакова, Любовь Глухова, Оксана Юнысова. Җирлек башлыгы Руслан Хәбибуллин  да авылдашларын  Пок-рау бәйрәме белән котлап, рәхмәт сүзләре җиткерде.
-Бары тик авыл халкы тырышлыгы белән генә мондый уңышларга ирешәбез, алар ярдәме белән мондый чаралар уздырабыз, - диде ул.
 Юбилей көнендә шулай ук  Поповканың өлкән яшьтәгеләрен, яшь буынны, гаилә парларын, бу көнне туган көннәрен билгеләп үтүчеләрне, төрле һөнәр ияләрен хөрмәтләделәр. Сәхнәдә “Җиләк” халык ансамбле, “Баграж буйлары” фольк-лор коллективы чыгышлары яңгырады.  Бәйрәмдә шулай ук   үзләренең осталыклары һәм талантлары белән сөендерергә әзер башка бик күпләр катнашты.
Поповка авылы милләтебезгә байтак билгеле шәхесләр биргән.  Татарстанның атказанган артисты, Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театры солисты Владимир Васильев һәм Чаллының «Болгар» ансамбле җырчысы Вера Җиһаншинаның  тамырлары Поповкада. Бәйрәм концертында алар да үзләренең туган авыллары турында җырларын башкардылар, тамашачылар чыгышларны алкышларга күмде.
Бай тарихны кадерләп саклыйлар биредә. Авылның үткәне һәм бүгенгесе турында тарихи мәгълүматларны    Владимир Васильев табуга ирешә. Беренче белгечлеге  буенча ул - тарих укытучысы. Авылның өлкән кешеләре белән аралашып,  Уфа, Казан шәһәрләре архивларына мөрәҗәгать итеп, берникадәр факт һәм материал туплый ул. Ләкин Поповка авылына нәкъ менә 110 ел булуын раслаучы документ Уфада табыла.   “Крепость” дип аталган документта 1908 елның 14 октябрендә әлеге авылга нигез салынганлыгы язылган була да инде.  Владимир Васильев авылның 100 еллыгына  “Поповка авылы тарихы”  дип исемләнгән китапны бастырырга ирешә.
-Шушындый матур авыл бәйрәмендә үземнең икенче китабымны Поповка җирлеге башлыгы Руслан Рафаэловичка тапшырам. “Минем гаиләм” дигән китапта минем нәсел-шәҗәрәм барланып, алар турында мәгълүмат бирелгән, -  диде Владимир Михайлович.
Поповка авылы Столыпин реформасы вакытында барлыкка килә. Шул елларда бирегә Урта Баграж, Сарсаз-Баграж, Ашыт, Пусташит  авылларыннан халык күченеп килә башлый.   
Бәйрәм көнендә авыл тарихына, табигатенә, кешеләренә кагылышлы бик күп истәлекләрне барладылар, яңарттылар,  кайнар коймак, тәмле чәйләр белән сыйланып,  үзешчәннәр чыгышын карап хозурландылар. Һәм һәркайсы бу очрашу өчен  бик тә рәхмәтле иде.

Адилә Борһанова материалы

сайт: http://zainsk-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев