Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кечкенә авылда зур бәйрәм

19 июнь көнне миңа Теләче районындагы Иске Карабаян авылында Торойсын бәйрәмен алып барырга туры килде. Авылы кечкенә булса да, бәйрәмне бик олылап үткәрәләр икән бит анда. Каенлыкта үткән бу җыен авылның олысын да, кечесен дә жыйды. Күрше авыллардан да бик күп кенә халык килгән иде. Олы мәйданда көрәшкә кадәр халык...

19 июнь көнне миңа Теләче районындагы Иске Карабаян авылында Торойсын бәйрәмен алып барырга туры килде. Авылы кечкенә булса да, бәйрәмне бик олылап үткәрәләр икән бит анда. Каенлыкта үткән бу җыен авылның олысын да, кечесен дә жыйды. Күрше авыллардан да бик күп кенә халык килгән иде. Олы мәйданда көрәшкә кадәр халык уен, конкурсларда ярышты, ә жырларга, биергә яратучылар өчен икенче мәйдан эшләде. Ике мәйдан, ике алып баручы. Ул бүләкләр! Баксаң бу авылда халык бу бәйрәмгә үзе спонсорлык итә икән бит. Бәйрәмне оештыручы Иван Елизаров: "Биш йөз сумнан да ким бирүче кеше юк, әзрәк хәллерәк керәшен егетләре бишәр мең бирүчеләре дә булды",- диде.

Торойсын Сабантуе белән үрелеп барылды. Бәйрәмнең Торойсын өлешен Алабуга мәдәният сарае каршында эшләп иҗат итүче "Ак каз" керәшен халык фольклор ансамбле башкарды. Бәйрәмгә кадәр Торойсын каенын күтәреп "ак казлылар" урам буйлап шушы авылнын "Авыл көе"н җырлап уздылар. Ә бәйрәм барышында "Каен киендерү" йоласында халык үзе бик рәхәтләнеп катнашты. Уеннарда, конкурсларда яшьләр генә түгел, авылның олыгаеп килә торган түтиләре, дәдәйләре дә көч сынашты, кыстатып тору юк икән анда. Ә инде җырчыларны шулкадәр җылы кабул иттеләр, я аны уртага алып бииләр, я булмаса көчле алкышларга күмеп торалар. Ничек яши бу халык, шулай бәйрәм дә итә белә икән бит.

Бәйрәм бетеп кайтып киткәч, мин үземне әллә кайдагы - элеккеге ерак әби-бабаларыбызның авылында булып кайткан кебек хис иттем. Татулык, бердәмлек, җылылык бөркелеп торган бу авыл халкы белән танышкач, шатлыкларым эчемә сыймады. Шул шатлыкларымны сезнең белән уртаклашасым килде, кадерле карендәшләрем. Иске Карабаян авылындагы кебек кешеләр булганда, Иван кебек мировой керәшен егетләребез булганда, йолаларыбыз, бәйрәмнәребез югалмас.

Роза Роева

Алабуга районы

Олы Шурнәк мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев