Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

КҮЧӘРЕ СЫНГАН АРБА

Авыр тормыш арбасының күчәрен сындырмыйча хезмәт иткән бөек аналарыбыздан үрнәк алып, кешелекнең киләчәк байлыгы – балаларыбыз үз аналары тәрбиясендә үсеп җитсен иде

Сигезенче сыйныфка укырга керүем белән шатланганымны хәтерләмим, бик үк игътибар биреп җиткермәгәнмендер. Ә әнием яныннан беренче тапкыр авылдан читкәрәк чыгып китү минем өчен моңсу да, ямансу да булды. Ул ачлык елларында, төннәрен басуларда эскерт астына коелган бөртекләр җыеп алып кайта да, ярма ташында ярып, безгә аш пешереп куя һәм эшкә китә. Ә син эшкә бармый кара! Без иртән, мәктәпкә барыр алдыннан, тамакны “туйдырып”, белем тупларга китәбез. Кечерәк вакытымда башымнан узган кайгылы да, куркыныч та хәлләрне бүгенге аналар игътибарына язып калдырырга уйладым. 
Ул вакытларда өскә-башка кияргә дә чамалы, кыскасы, тула оек белән чабата киеп йөрдек. Әнием туланы һәм киндер тукымаларны төннәрен йокламыйча үзе суга, шуннан өскә-башка киемнәр юнәтә. Хәллерәк кешеләргә ялланып эшләп, алардан безгә яраклы киемнәр алып кидерә иде. Күршебездәге “мулла җиңгәчәй”нең авыл гармунчысы Фәнгыйль исемле малаеннан калган тире тун алып кайтып кидергәч, төнлә торып шул тунның җылылыгын тышта утырып “сынап” карадым. Күрсәгез иде, шул вакытларда шатлануымны, чөнки мин иптәшләрем белән бергә рәхәтләнеп, теләгәнчә уйнаячакмын һәм хәзер мәктәпкә дә укуымны калдырмыйча йөриячәкмен. Мин ул тунымны киеп озак еллар йөрдем әле. Аннары ул заманнарда тегүчеләр, һөнәрчеләр авылдан-авылга йөри иде. Алар, өйләрдә яшәп, кием-салым: сырма, сырган фуфайка, тула оегы һәм башка кирәкле киемнәр тегәләр. Ниһаять, безнең өйдә дә тегүче миңа мамык сырып, кара сатиннан кыска сырма тегеп бирде. Бу кием минем тәнемдәге җылылыкны тотып торучы – туннан кала икенче кышкы киемем иде. Бу киемнәремнең кыяфәте, төсе хәзер дә күз алдымда ачык саклана. Мин аларны шатланып, куанып киеп йөрдем. Алар туза барды, ә мин буйга да, акылга да үсә тордым. Шатлыклы, кайгылы хәлләребезне дә үз дәрәҗәсендә аңларлык “зур кыз” – әниемнең ярдәмчесе була башладым. 
Яз якынлашып, бозлар аккан чакның шомлы иртәсендә әнием безне уятты да, ашатып-эчергәч: 
–  Без чәчү орлыгына ерак юлга чыгабыз, сез үзегезне-үзегез хәстәрләп торыгыз, өйдә тәртип булсын, олы апагызның кушканнарын тыңлагыз, үтәгез, – дигән киңәшләрен биреп, атлы арбага утырып, чыгып та китте. Әниемне озатканга шактый көннәр узса да, ә аның өйгә кайтып керә алганы юк. Безнең елашып борчылуларыбыз еш кабатлана башлады. Бик куркыныч ел фасылы бит, курыкмаслыкмы соң!? Юл өстендә Ык елгасын кичеп, бу як ярга чәчү орлыгын көймәдә чыгаргач, әниләр аны арбаларына төяп авылга кайтырга тиеш. Ләкин орлыкны ярның бу ягына чыгаручыларның көймәсе әйләнеп, хатын-кызлар су астына киткән, гомерләре шунда өзелгән. Күпме фаҗыйга, күпме күз яшьләре! Әниләремә яңадан орлык төяп килүчеләрне көткәнгә күрә озак торырга туры килгән. Бу орлыклар, Әгерҗе якларыннан ук атларга төяп, Ык ярына кадәр китерелгән. Көймәдә чыгарылган орлыкларны олаулар белән алып кайтканда, әниемнең аты бик арыганга күрә, арба артыннан үзе этеп, атка ярдәм иткән. Ул башка йөкле атларны ашатып авылга кайтырга рөхсәт биргән. Үз атына ашатырга дигән азыкларын аларга биреп, кайтып җитү белән хәллерәк ат җигеп, каршы килергә кушкан. 
Ул да түгел, хәлсезләнгән ат янына бүреләр килеп һөҗүм иткән чакта, арбаның күчәре сына һәм ат егыла. Әнием, кулындагы чыбыркысын шартлатып ач бүреләрне куркыта, әмма алар качарга бик ашыкмый. Шул вакыт, атка дигән бер учма саламга ут төрткәч кенә, бүреләрдән котыла. Ә менә сынган күчәр, күтәрәмгә калган атны, чәчү орлыгы төялгән йөкне нишләтергә? Кайтып киткән атларга да көн ярым вакыт кирәк. Аларны көтеп алырга да ышаныч юк диярлек. Чәчү орлыгына зыян салмыйча, аз гына булса да алга атларга кирәк, монда көтеп утыру үлем белән тиң. Атка ашатырга салам эскерте юлдан ерак, ә әниемә ашарга берни дә юк. Бу хәлдән ничек чыгарга? Чәчү орлыгының бөртегенә дә тияргә ярамый, граммы җитми икән, башың белән җавап бирәсең. Ә өйдә биш бала! Үзенеке өч һәм дүрәтәйнең ятимнәре – икәү! Шулай итеп, бар көчен җыеп, күчәрне рәтләп, арбага кидерергә тырышканда, күчәр әниемнең эч тиресен ертып җибәрә. Эчәкләре күренеп ятканда, каршы яктан атлы ир белән хатын күренә. Шул ара, сөенеченнән көч табып, аягына басарга омтылганда, бу коточкыч хәлләрне күреп, юлчылар үлемтеккә алып бара торган чүпрәкләрен ертып, одекалон белән дә эшкәртеп әниемнең тишек эчен бәйләргә булышалар. Атына печән, бер учлап солысын да калдыралар. Әниемә дә бераз гына ипи кисәге биреп, Ык елгасында батып үлгән апаларын алырга дип, ашыга-ашыга үз юллары белән китәләр. Юлчыларның үз кайгылары тирән булса да, кешеләрнең мәрхәмәтлелегенә сокланган әниемә көч керә, өмет уяна. Бераз ипи ашап, хәл алгач, таң ата һәм атын күтәреп торгыза. Бер кулы белән йөгәненнән тотып, йөкле арбасының тәртә арасына дилбегәсен көйләп җилкәсенә кия дә, көч-хәл белән тартып, якындагы бер авылга кайтып керә. 
Алдан кайтып киткән йөкчеләр, яңадан килеп, әниемне авылга кайтаралар. Әнием йончыган, ябыккан, авырган килеш кайтып кергәч, шатлыгымнан көчле ихтыярлы әниемне кысып кочаклап, елап та җибәрдем. Бу хәлләрне мин бик авыр кичердем. Әнием терелеп, бераз хәлләнгәч, үз башыннан кичкәннәрне сөйләгәндә, бик озак ышанмыйча да тордым.
– Күз алларымда гел сез идегез, үзем турында уйларга вакыты куркыныч иде, күчәре сынган арбаны гына төзәтергә миңа авыр булмады, сезнең өчен киләчәк уңышны – чәчү орлыгын саклау – иң мөһиме иде, – дип төгәлләде әнием. 
Бу язгы сәяхәтнең онытылмас ядкәре булып, әнием, гомерлеккә зур корсаклы булып калды да, туксан бер яшенә кадәр гомер кичерде. Шушы авыр хәлләрдән соң да, көчле булып калган әниемә, гомерем буе сокландым, горурланып яшәдем. Аның исеме авылда “Көчле Камилә” иде. Әнием турында бүген дә чордашларының:

– Ике култыгы астына 70 килолы арыш капчыкларын күтәреп, ат арбасына алмаш-тилмәш атып кына бәрә иде, – дип сөйләгәннәрен ишетергә була әле. 
Тагын шунысы: нормасын арттырып үтәгән хезмәт батырларына әбәт вакытында ике өлеш артыграк итле аш бирә торган булганнар. Менә шуларны ашамыйча, безгә, балаларына алып кайтып, бераз үлән белән ишәйтеп, безне ашатып үстерде ул минем ӘНИКӘЕМ! 
Узганыбызны онытмыйча, АНА исемен тирәнтен аңлап, алардан үрнәк алып яшәгәндә генә, алдагы олы да, җаваплы да тормыш юлыбыз матур һәм ышанычлы булачак. Әмма ятим балалар санының елдан-ел арта баруы, күбесенең гарип туган балаларын ташлап калдыруы ятим балалар тәрбияләнә торган йортларның санын арттыра. Йөз баланың җитмеш бише әти-әнисе исән килеш, ятимлек арбасында зарыгып, саргаеп көткән бала газизләрдән-газиз үз анасын көтеп яши. Көннең яктысыннан, дөньяның хозурлыгыннан мәхрүм балаларыбыз зур тизлек белән арта тора. Гаиләдә, балалар бакчасында, мәктәптә, мәдәният учакларында тәрбия бирүгә вакыт һәм игътибар җитми. Аракы эчү, тәмәке, кеше яшәеше өчен куркыныч үләннәр тарту, бозык тормыш мизгелендә эреп югалу һәм киләчәкне оныту, гадәткә кергәнлектән, күпләгән яшь аналар упкынга тәгәри. Ә туган гарип-горәбә балалар?.. Дәүләт карасын! Ә дәүләтнең үз көче җитмәгәнлектән, сугыш чоры аналары тәрбияләп үстергән пенсия яшендәгеләр күпләп туган гарип-горәбә мескеннәрне, чит ил хастаханәләрендә дәвалау өчен миллионлаган акча җыю белән мәшгуль. 
Тормышыбыз матур, ашау-эчү, кием-салым җитәрлек, Аллага шөкер! 
XXI гасырда бөек АНА хисенең аеруча яшь аналарга кирәклеген, ә тагын да аларга игътибар һәм тәрбия җитмәгәнен, дәүләтебезгә һич кичекмәстән аңларга вакыттыр. Авыр тормыш арбасының күчәрен сындырмыйча хезмәт иткән бөек аналарыбыздан үрнәк алып, кешелекнең киләчәк байлыгы – балаларыбыз үз аналары тәрбиясендә үсеп җитсен иде.

Клара Филиппова,

Яшел Үзән шәһәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ей, кэрендәшлэр, укыгыз, искиткеч язма. Бугенге буын бу хәлләрне ишетергә, белергә тиэш!