Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казахстанда үтүче конференциядә керәшеннәрнең йола-гадәтләре белән таныштырдылар

20 февральдә Көньяк Казахстан университетының халыкара кышкы мәктәбендә М.Әуезовның «Төрки халыкларның традицияләре һәм гореф-гадәтләре: заманча трансформацияләр һәм үзенчәлекләр» дип исемләнгән онлайн конференциясе узды.

Әлеге конференциядә Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк методисты, тарих фәннәре кандидаты, Татарстанның Фәннәр академиясеның
Ш.Мәрҗәни исемендәге тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре Лилия Мөхәммәдиева «Татарстанда керәшеннәрнең традицион кыйммәтләрен һәм гореф-гадәтләрен саклауда Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең тоткан урыны» темасына чыгыш ясады. Бу хакта Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк хәзмәткәрләре хәбәр итә. 

Конференциядә ерак һәм якын чит илләрдән (Россия, Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Польша, АКШ, Төркия, Монголия һ.б.) 150дән артык әйдәп баручы галим катнаша. Конференция 2024 елның 19 февраленнән 2 мартына кадәр онлайн форматта үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев