Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Казансу» ансамбле епархия бәйрәмендә катнашты

10 мартта Казан шәһәренең А. С. Пушкин исемендәге мәдәни үзәгендә Май чабу атнасы башлану уңаеннан иҗат бәйрәме уздырылды.

Казан епархиясенең мәдәният бүлеге тарафыннан оештырылган бәйрәмдә священниклар һәм шәһәрдәге храмнарның прихожаннары, атнакөн мәктәбе педагоглары белән укучылары, Казан семинариясе студентлары катнашты.

Мәдәни үзәк фойесында епархиягә кергән храмнарның хәйрия ярминкәсе дә оештырылган иде. Бу ярминкәдә, Тихвин чиркәве приходы исеменнән, «Казансу» фольклор ансамбле (җит. — Ләйсән Абакаева) катнашты. Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең «Казансу» ансамблендәге уңган түтиләр ярминкәгә төрледән-төрле керәшен милли ризыгы әзерләгәннәр иде. Ә табын уртасында — Май чабу бәйрәмендә керәшеннәр яратып пешерә торган тәбикмәк өеме. 

Ярминкәне карап йөрүче кунаклар керәшеннәрнең мул табыны янында озак тоткарландылар. Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл да «Казансу» ның керәшен милли киемле җыручылары янында тукталды. Керәшен түтиләре таңнан торып пешереп алып килгән тәмле тәбикмәктән дә авыз итте. «Казансу» кызларының Ходайга инәлүне укыганнарын һәм керәшенчә дә җыру әйткәннәрен тыңлап торганнан соң, митрополит Кирилл, нәкъ үзебезчә, «рәхмәт», дип үзенең соклануын белдерде. Сүз уңаеннан, иң тәмле тәбикмәк пешерүчеләрне, табын коручыларны ачыклау буенча оештырылган конкурста, «Казансу» ансамбле Дипломга лаек булды. 

Бәйрәм сәхнәсендә Казан епархиясенең Архиерей катнаш хоры һәм Чувашстаннан гөсләчеләрнең «Барыня» ансамбле чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев