Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казаннан укытучы Роза Тимофеева үсентеләрне тәрбияләү серләре белән бүлеште

Ул үзе Питрәч районының Кибәч авылы кызы.

Тиздән бакча сезоны башлана. Яз көннәрендә уңган бакчачылар орлык сайлау һәм үсентеләр утырту белән мәшгуль.

“Киләсе елның уңышы чәчкән орлыкның сыйфатыннан, үсентене тәрбияләп үстерү шартларыннан тора. Орлыкны сайлаганда, аның пакетының тышлыгына нәрсә язылганлыгына игътибар итәргә кирәк. Ул тигез итеп ябыштырылган һәм келәймәсе сугылган булса алырга мөмкин. Анда ГОСТ, партия номеры, яраклылык вакыты, җитештерүче фирманың адресы, пакетта орлыкның саны яки аларның авырлыгы күрсәтелгән булырга тиеш. Орлыкны махсус кибетләрдән генә алырга тырышыгыз. Мин әлләни оста бакчачы булмасам да, үзем үстергән үсентеләремә сөенеп карыйм. Аларны хәлдән килгәнчә тәрбияләргә тырышам. Помидор, борыч усентеләре, һәр елдагыча, беренче чәчкәннәре чыкмый минем. Кабат чәчәм дә көннәрдән бер көнне барсы да башларын калкытып чыгалар да үсеп китәләр. Үсенте тартмаларын салкын тәрәзә төбендә тотарга киңәш ителми. Аның астына берәр нәрсә куйсаң әйбәт. Урынын алыштырып торсагыз да яхшы. Суны җылыны гына сибегез, ул тартманың аслыгына кадәр үтеп чыгарга тиеш”, – дип сөйләде Роза Ильинична һәм үзе үстергән үсентеләрнең фотоларын җибәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев