Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казанга Россия президенты Владимир Путин килде

Татарстан башкаласында Дәүләт башлыгы «Киләчәк уеннары»н ачу тантанасында катнашачак, шулай ук чарага килүче чит ил лидерлары белән ике яклы очрашулар үткәрәчәк.

Россия Президенты Владимир Путин Татарстан башкаласына сәфәре вакытында «Туполев» гавәми акционерлык җәмгыятенең филиалы — С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводында булды. Дәүләт башлыгы яңа самолетлар белән танышкан вакытта Ту-160 М ракета йөртүчеләренең берсенә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев исемен бирергә тәкъдим итте.

«Без — Татарстанда. Әйдәгез, яңа ракета йөртүчене Минтимер Шәймиев дип атыйк», — диде Путин, ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп. Татарстан лидеры РФ Президентының тәкъдимен рухланып кабул итте. «Рәхмәт, Владимир Владимирович. Ул моңа лаек», — диде ул.

Дәүләт башлыгын вице-премьер — Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, Россия саклану министры Сергей Шойгу, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан авиация заводы директоры Николай Савицких озатып йөрде.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев