Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казандагы Тихвин чиркәвендә Май сөртү җәшереге узачак

Май сөртү җәшереген тән һәм күңел сихәтлеге өчен башкаралар.

Тихвин чиркәвендә Май сөртү (русча - Соборование) җәшереге быел 1,8,11 апрель көннәрендә узачак.
1 апрель көнне 10.00 сәгатьтә чиркәү-керәшен телендә;

8 апрель көнне 10.00 сәгатьтә чиркәү-славян телендә; 

– 11 апрель көнне 10.00 сәгатьтә чиркәү-керәшен телендә була. 

Май сөртү җәшерегенә кешеләр савыгу, чирдән арыну өчен бара.  Җәшерек 7 яшьтән олырак булган православ динендәге кешеләргә эшләнелә. 

Евангелие китабында “Чирләп, урыннан тормый ята башласагыз, священниклар чакыртыгыз. Алар – җиде священник килеп, укып, май сөйтергә тиеш”, дип язылган. Әлегрәк заманда ул теләсә-кайсы вакытта һәм өйдә генә эшләнгән. Хәзер инде дөньялар бераз үзгәргәч, кешеләр үзләре чиркәүгә барып, соборование уздырталар.

Соборование тәртибе өч өлештән тора: иман җырлау, сөртү өчен әйберләү әзерләү, май сөртү.

Җәшерекне үтәү өчен өстәлгә савыт, бодай, кач, Евангелие куела. Бодай бөртекләре – савыккан яки яңадан тереп торганнан соңгы яңа тормыш символы, кач һәм Евангелие – Иисус Христосның монда булуын күрсәтә. Бодай өчен буш савыт куела, соңыннан ул вино катыштырылган аруландырылган май белән тутырыла.

Бу йоланы башкарганда священник кешенең исемен әйтеп, җиде тапкыр укып, җиде тапкыр май сөртә. Шуннан соң, священник Еванглие китабын ачып, һәрбер кешенең башына куя. Соборование вакытында җазыклар кичерелми. “Соборованиега булган җазыкларыңны әйтеп, үкенеп, өлеш алып килергә кирәк”, - ди священниклар.

Җәшерек вакытында чирле кешенең якыннары, туганнары да, чиркәү белән бергә савыгуын теләү теләк итү өчен җыелалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев