Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казанда яңа IT-кварталы төзеләчәк

Башкаладагы бу яңа квартал мәгълүмат технологияләре компанияләрен 4 мең яңа эш урыны белән тәэмин итү мөмкинлеге бирә

“Спартак” аяк киеме фабрикасы урынында төзелә торган яңа IT-кварталының мәйданы 43 мең квадрат метр тәшкил итәчәк. Аны  Республика көненә өлгертергә тиешләр.

2022 ел безнең Татарстанда Цифрлаштыру елы булганлыктан, республиканың цифрлы инфраструктурасын комплекслы үстерү күздә тотыла. Әлеге максатка юнәлдерелгән махсус проектларны тормышка ашыру өчен 1 миллиард 600 миллион сум акча биреләчәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хакта карар кабул иткән.

IT-квартал белән беррәттән, барлык авылларны югары тизлектәге интернетлы итү, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне дә электрон вариантка күчерү – Цифрлаштыру елында республикада башкарылырга тиешле төп эш.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев