Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казанда пиротехника җибәрү өчен дүрт мәйданчык билгеләнде

20 декабрьдән Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелә

Казанда пиротехника җибәрү өчен дүрт мәйданчык билгеләнде. Бу хакта мэриядә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә билгеле булды.

"Пиротехника эшләнмәләре җибәрү өчен махсус мәйданчыклар Идел буе районында - Каенлыктагы "Сабантуй" мәйданчыгы каршындагы транспорт стоянкасында; Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында – Казансу елгасы тугаенда (Чуйков һәм Гаврилов урамнары чаты), Киров дамбасы яр буенда, Совет районында – Нәҗип Җиһанов һәм Сабир Әхтәмов урамнары чатында (Казан ипподромы артында) эшләячәк», - дип искәртте Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Фердинант Тимерханов.

Аның сүзләренчә, әлеге мәйданчыкларда табиблар һәм янгын сүндерүчеләр кизү торачак.

Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан һәм Яңа ел, Раштуа бәйрәмнәре вакытында янгын очракларының ешаюына бәйле рәвештә, Казанда 20 декабрьдән 9 гыйнварга кадәр янгынга каршы махсус режим кертелә, диде Тимерханов.

Әлеге чорда Казанда сәнәгать, транспорт инфраструктурасы, ягулык-энергетика комплексы объектларын чигеннән - 500 метр; торак-коммуналь, авыл хуҗалыгы, кеше күп җыела торган объектлар, автомобиль юллары чигеннән 50 метр ераклыкта урнашкан территорияләрдә пиротехника эшләнмәләрен куллану тыела.

Моннан тыш, 10 гыйнварга кадәр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча идарәсенең Казан шәһәре буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге тарафыннан пиротехника эшләнмәләре сатуны ачыклау һәм аларга чик кую уңаеннан рейдлар уздырылачак, Яңа ел, Раштуа чаралары үткәрелә торган урыннар һәм объектлар тикшереләчәк, шулай ук балалар күп җыела торган урыннарда кизү тору оештырылачак.

Фото: Рамиль Гали/архив

Мәгълүмат "Татар-информ" алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев