Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казанда Николай Ильминскийның тууына 200 ел тулуга багышланган фәнни-гамәли конференция узачак

Конференциядә катнашырга теләүчеләр 25 апрельгә кадәр оештыру комитетына гариза бирергә тиеш

4 май көнне Яков Емельянов мәдәни үзәгендә Николай Ильминскийның 200-еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференция узачак.

Николай Иванович Ильминский – педагог, Казан духовная академиясе профессоры, галим, православ дине миссионеры һәм Урта Идел буе халыклары мәгърифәтчесе.

Конференцияне Казан епархиясе, Казан духовная семинариясе, Казан епархиясенең миссионерлар бүлеге, Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк, Казан шәһәренең керәшен приходы оештыра.

Конференциядә катнашучылар түбәндәге темалар буенча докладлар белән чыгыш ясый: Казан тирәсендәге православ миссия тарихы; Казан духовная академиясенең миссионерлык бүлеге; Н. И. Ильминский турында биографик белешмәләр, "Изге Гурий туганлыгы" эшчәнлеге тарихы.

Конференциянең пленар утырышыннан соң керәшен коллективлары һәм чиркәү хоры катнашында бәйрәм концерты булачак. 

Шул ук көнне кичен Тихвин чиркәвендә, мәңгелеккә күчкән отец Павел Павлов каберендә служба һәм панихида була. 5 май көнне Казанның Арча зиратында Ильминский кабере янында да панихида була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев