Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казанда керәшен матбугаты тарихына багышланган конференция узачак

Фәнни-гамәли конференция, республика керәшеннәр иҗтимагый оешмасы белән берлектә, Җырчы җәкәү йорты белгечләре тарафыннан оештырыла.

14 мартта Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә “Кряшен сүзе” газетасының 30 еллыгына һәм аның беренче баш редакторы Ямаш Игәнәй тууына 85 ел тулу уңаеннан, “Совет чорыннан соңгы керәшен басма матбугатының үсеше” дип аталган Россиякүләм фәнни-гамәли конференция узачак.

Конференция кысаларында үзәктә Яр Чаллы шәһәре керәшеннәре тарихы һәм культурасына багышланган экспозиция, картиналар күргәзмәсе; фәнни-популяр, укыту-методик җыентыклар һәм нәфис әдәбият ярминкәсе; шулай ук, концерт программасы оештырылачак.

Конференция дәвамында берничә мәсьәләгә аерым игътибар биреләчәк. Алар арасында: ХХ гасырның беренче яртысында керәшен басма матубгатының оешуы һәм аның чишмә башында торучылары; “Кряшен сүзе” чыгарыла башлау; Ямаш Игәнәйнең тормыш һәм иҗат юлы, аның керәшен матубгатына керткән өлеше; “Кряшен сүзе” һәм “Туганайлар” газеталарының керәшен мәдәният үстерүдәге роле һәм бүгенге көндә тоткан урыны; керәшен басма матбугатының бүгенге халәте.

Конференциядә катнашуга галимнәр, туган як тарихын өйрәнүчеләр, ВУЗ укытучылары, аспирантлар, магистрантлар, студентлар, шулай ук, керәшен халкы тарихы һәм культурасы белән кызыксынучылар чакырыла.

Тулы мәгълүмат түбәндәге нигезләмәдә.

Конференция иртәнге сәгать 10да башлана.

Чыганак: Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев