Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казанда яшәүче Надежда Токранова әбиле балачагын сагына

Еллар үтеп, олыгая төшкәч, төп нигезнең никадәр кадерле һәм якын икәнен тоюдан күңелләр нечкәрә.

Балачак, ялан тәпи йөгереп уйнап йөрүләр, чылтырап аккан саф чишмәдән су эчүләр – барысы да  хәтердә яңара.

“Нигез… Нигез генә түгел, ә нигезләрнең нигезе инде бу урын. Бүгенгедәй хәтердә: түбән очка төшеп, сәкедә я идәндәге түшәктә  (бүгенге “ортопедический матрас”ларың бер читтә торсын) изелеп йоклаганнар. Анда бар да яхшы, бар да бар, артыгы кирәкми дә иде. Карт әбиле балачак иленә, елга бер сәяхәт кылына. Анда төшкәч, балачагым йөгереп чыга каршыма. Ел да шулай... Йорт хуҗасы – самавыр утырыр иде түр башында. Аннан чәй ясап эчүе шундый кызык булган инде безнең өчен, ә хәзер бик тансык. Ишегалды тулы кура үсә. Карт әби, җайлап кына, миңа шуннан җиләк җыйдырта иде. “Савытны тутырам да, эш бетте” дип уйлап ялгышканмын. Иң тәмлесе безне кыш көне сөендерә иде. Карт әби миңа җыйдырткан җиләкләрдән как койган була. Шул как белән кыш буе безне сыйлый иде. Тәме һаман да тел очында саклана. Балачак тәме булгангадыр инде. Бу нигез хәзер инде үземнең балаларымның балачагын да хәтерендә саклаячак”, – дип яза Надежда Токранова. 

Ә сез, карендәшләр, искә аласызмы балачакны, төп нигезне?

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев