Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казанда Аяз Гыйләҗевнең тууына 90 ел тулуга багышланган конференция була

Казанда Татарстанның халык язучысы, танылган прозаик һәм драматург Аяз Гыйләҗевнең тууына 90 ел тулу уңаеннан конференция узачак. Аяз Гыйләҗевнен балачагы, яшьлек еллары Зәй районынын Югары Баграж авылында узган. Авылда алар гаилэсе яшәгән йорт бүгенге көндә музей булып тора.

ТР Мәдәният министрлыгы «Аяз Гыйләҗев һәм аның дөнья, Россия мәдәниятендәге мирасы» дигән халыкара фәнни-гамәли конференцияне үткәрү өчен 761,5 мең сум акча бүлеп биргән. Шул хактагы мәгълүмат дәүләт сатып алулары порталында урнаштырылган.
Чара Аяз Гыйләҗев иҗатын бүгенге дөньяда кабул итүгә бәйле фундаменталь проблемалар хакында фикер алышу, әсәрләренең проблематикасы һәм поэтикасына кагылышлы мәсьәләләрне, язучының биографиясендәге аз билгеле сәхифәләрне өйрәнү максаты белән оештырыла.
Конференциядә 200гә якын кеше, шул исәптән Россия һәм ерак чит илләрдән мактаулы кунаклар катнашыр дип көтелә. Чара дүрт көн дәвам итәчәк. Программада пленар, секция утырышлары, түгәрәк өстәл һәм мәдәни чаралар бар. Шулай ук Аяз Гыйләҗев һәм аның эпохасына багышланган фотокүргәзмә оештырылачак.
Аяз Гыйләҗев 5 роман, 20гә якын повесть, 40тан артык пьеса иҗат иткән, аның сәхнә әсәрләре Татарстан, Россия һәм чит ил театрларында куелган. Язучы әсәрләре мотивлары буенча төшерелгән «Бибинур» фильмы 2010 елда иң яхшы уен фильмы дип табылды һәм Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә Гран-прига лаек булды.

«Татар-информ», Диана Авакян

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев