Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казанда 25 марттан язгы ташуга югары әзерлек режимы кертелде

Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, апрель башында һава температурасы көндезге сәгатьләрдә +6, ә кайбер районнарда +9 градуска кадәр күтәреләчәк.

Төнге сәгатьләрдә исә 0..+3 градус булачак. Язгы ташу чорында су басудан саклану өчен Казанда 25 марттан «Югары әзерлек» режимы кертелә. Шәһәр башкарма комитетының Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Сергей Чанкин эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шулай дип белдерде.

«Уртача тәүлеклек температураның климатик нормадан 5-8 тәүлеккә иртәрәк ноль аша күчүе Казан территориясе өчен тискәре сценарий санала. Икенчесе – март аенда температураның климатик нормасы 3,5 градуска һәм аннан югарырак, апрельнең беренче декадасында 4,7 градуска һәм аннан югарырак күтәрелүе. Шулай ук март-апрель айларында яңгыр һәм катнаш явым-төшемнәрнең климатик нормадан 60 процентка һәм аннан да күбрәккә артып китүе», - дип искәртте докладчы.

Гадәттән тыш хәлләрне оператив рәвештә бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен шәһәрдә язгы ташуга каршы комиссия әгъзалары һәм район хакимиятләрендәге вазифаи затларның тәүлек әйләнәсе кизү торуы оештырылды.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев