Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казан үзәгендә "Зөләйха күзләрен ача" фильмы төшерелде фото

Шушы көннәрдә Казанның үзәк урамнарында Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» әсәре буенча төшерелүче тарихи фильмының масштаблы съёмкалары булып узды

Казан үзәгеннән читтәрәк яшәүчеләр шәһәрдә фильм төшерелгәне турында белмичә дә калгандыр, мөгаен. Әмма шәһәр тормышы белән кызыксынучылар бу чара турында белеп кенә түгел, аның эчендә кайный алды. Төгәлрәк әйткәндә, бу фильмда Татарстан халкына да төшү бәхете тиде. Кыяфәтең фильмның таләпләренә килешсә, анкетаңны тиешле вакытта җибәрергә өлгергән булсаң, массовкада бер роль синеке була иде.
Алдагы язмаларыбызда бу фильмның массовкасында керәшен егетләре дә катнашуы турында язган идек. Шушы көннәрдә генә булып узган съёмкаларның массовкасында катнашучы керәшеннәрнең саны тагын да арткан. Бу юлы Николай белән Сергей Трофимовларга һәм Владислав Касьяновка кушылып, "Бәрәкәт" керәшен яшьләре хәрәкәте активисты Алексей Дмитриев, "Айбагыр" лагере баласы Иван Пугачёв, аның әнисе Алёна, Андрей Подъячев һәм Лидия Трофимова да катнашкан. Шундый зур мөмкинлек белән кулланып калуларына, афәрин генә дип әйтәсе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X