Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казан-Зәй арасы мәхәббәткә юл салган

Зәйдән Юлия һәм Леонид Насыркиннар туй көнне кәбен дә койдырганнар.

Аларның икесенең дә әти-әниләре — керәшеннәр. Юлиянең әтисе Сергей — Сәвәләйдән, әнисе Галина — Зур Нырсы авылыннан. Леонидның әтисе Владимир — Иске Зәйдән, әнисе Юлия — Сарсаж Баграждан. Аларның икесенең дә балачагы Зәйдә узган. 

Казан-Зәй юлында, кечкенә генә "Газель«да барганда танышканнар алар. Беренче караштан ук ике арада мәхәббәт кабынган.

«Юл буе аңа карап бардым. Шундый ошаттым үзен. Минем караганны сизеп алгач, Леонид: «Ник миңа шулай карыйсың?» — дип эндәште. Аңа ни дип җавап биргәнмендер, хәтерләмим... Шул көннән танышып, аралашып киттек, очрашып йөри башладык», — дип сөйләде Юлия.

Туй көнне, Зәй шәһәрендәге чиркәүгә кереп, кәбен койдырганнар. 

Матур керәшен гаиләсе бүгенге көндә Казан шәһәрендә яши. Леонид — авиация заводында эшли, Юлия рәссам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев