Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казан мәктәбендә "Балтырган" керәшен балалар ансамбле эшли

"Гаилә һәм мәктәп" журналы апрель санында галим Геннадий Макаров җитәкчелегендәге "Балтырган" балалар ансамбле турында язып чыкты.

Кемдер, бәлкем, балтырган урманда гына үсә дип уйлыйдыр, ә менә Казан шәһәренең татар телендә белем бирүче 13нче гимназиясенә кереп, бертын колак салып тыңласаң, ялгышмыйча, туп-туры балтырганнар янына килеп чыгачаксың.

Ары узсаң да, кер, туган,

Бире узсаң да кер, туган, шул.

Атың армас, туның тузмас,

Исәнлекне бел, туган, шул! – дип такмаклый мондагы балтырганнар.

Балаларның фольклор ансамбльләренә исем шушы “Балтырган” керәшен җыруыннан алынган да инде. Зәвык тәрбияләү, тавышны, иҗади мөмкинлекләрне ачу, сәхнәдә  үз-үзеңне тоту, импровизация ясау белән беррәттән, халык көйләрен халыкчан стильдә башкаруның да, керәшен көйләренең үзенчәлекләрен дә үзләштерә алар монда. Ә балаларның күзен иң кыздырганы думбра, дәф, таш сыбызгы, шалтыравык, гөслә, хромка, баян кебек уен коралларыдыр, мөгаен. Алар инструментларда уйнарга да өйрәнәләр.

Бу хакта, репетицияләр арасында булса да, җитәкчеләре – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, сәнгать фәннәре кандидаты, ТР Фәннәр академиясенең өлкән фәнни хезмәткәре, татар һәм этномузыка кафедрасы доценты, фольклорчы-галим Геннадий Макаров белән дә сөйләшеп алырга җай таптым. Үзенең балалары да кайчандыр шушы мәктәпне тәмамлагач, 13 гимназиядә ул – гомумән, үз кеше. Төгәлрәк әйтсәк, узган гасырның туксанынчы еллар башыннан алып биредә музыка дәресләре укыткан, бер ук вакытта фольклор түгәрәге дә алып барган Геннадий әфәнде.

– Беренче думбрамны шул вакытта ясадым. Ни өчен думбрадан башладым дисезме? Чөнки ул безне төрки дөнья белән бәйли. Бу уен коралы бөтен төрки халыкларда да бар, – дип сөйли Геннадий Михайлович. – Тәүге думбра мәктәптә ажиотаж тудырды. Укучылар чын-чынлап яратты бу уен коралын. Думбра кочаклап йокыга киткән балалары турында әти-әниләре миңа килеп сөйли иде. Ул гимназия өчен дә, беренче чиратта, үзем өчен дә үзенчәлекле бер иҗат лабораториясе булды.

Ул чакта фольклорчының Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшләп йөргән чагы була әле. Аныңча, гыйлем янында гамәл булмаса, моның җәмгыятькә тәэсирен күрү бик кыен. “Нәрсәдер турында язып, аны хыялыңда йөртеп кенә эш бармый бит. Әгәр дә ул язганнарың тормышка ашмаса, аның бәясе бер тиен. Безнең бурыч нәкъ менә думбра, гөслә кебек борынгы уен коралларын тергезү, саклау иде. Шул рәвешле думбрабыз әлеге мәктәптән бөтен Татарстанга таралды. Хәзер инде Айдар Фәйзрахманов та, Ренат Гыйләҗев та уйный думбрада”, – ди Геннадий Макаров.

Моннан берничә ел элек, Казан мәктәпләрендә әрмән, грузин, удмурт, чуаш, таҗик һәм башка милләтләр өчен якшәмбе мәктәпләре оеша башлагач, нәкъ менә “Керәшеннәрнең этник мәдәниятен кайда үстерергә, үстермәсәң, ул да бетүгә бара бит” дигән  уй белән Геннадий Макаров, бер хушлашканнан соң кайтып, янә шушы гимназиядә эш башлаган. “Балтырган” төрле милләт балаларын берләшетерә. Мәктәптә мондый коллектив туплануга укучылар гына түгел, әти-әниләр дә бик риза. Җае чыккан саен, Г.Макаровның үзенә дә, килеп-килеп, рәхмәтләрен гел җиткереп торалар икән. Музыка, татар теле укытучылары, мәгариф бүлеге белгечләре  белән берлектә, гимназиядә җыелышып, керәшеннәрнең этник сәнгате, гомумән, фольклор музыка турында зур сөйләшү – районкүләм семинар уздырырлык җирлек тә тудырылган “Балтырган”. Узган елгы тагын бер мөһим вакыйга турында искәртми узсак, “Балтырган” турындагы сүзебез тулы булмый калыр кебек. Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан уздырылган чарада 400 мең сумлык сертификатка ия булган. Бүләкне Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов исеменнән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырган. “Әлеге акчага “Балтырган”нар тагын да матуррак сәхнә костюмнары тектерәчәк”, – дип белдерде безгә 13нче гимназия  директоры Рамил Рәшит улы Гайнуллин.

Бу урында гимназиядә 2013  елдан бирле Татарстан Халыклары дуслыгы музее эшләп килүен әйтү дә мәслихәт булыр. Биредә ел саен Татарстан Халыклар дуслыгы йорты белән берлектә зур әдәби-музыкаль чаралар уздырыла. Моның өчен гимназия укучылары һәм Татарстан халыклары Ассамблеясе вәкилләре төрле халыкларның милли гореф-гадәтен чагылдырган тамашалар әзерли. Казан дәүләт консерваториясе студентларының Геннадий Макаров җитәкчелегендәге “Бәрәкәт” ансамле  чыгышлары да мондый чараларның үзәгендә булучан.

Геннадий Михайлович бәет-мөнәҗәтләр чыгаруга һәвәслеге дә, Тукай шигырьләрен көйләп уку тәҗрибәсе дә – һәркемнең күңеленә хуш килү генә түгел, хуплау таба торган гамәлләр. Соңгысы уңаеннан остазлары үзе дә шаяртып: “Безнең татар рэпы Тукай заманында ук булган бит ул”, ­– дип куя.

Расиха Фаизова

Фото: Геннадий Макаровның шәхси архивыннан

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев