Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казан митрополиты Җиңү бәйрәме белән котлады

Быелгы май аена өч бәйрәм Пасха, Ураза бәйрәме һәм Җиңү көне туры килгән

Бүген Казан митрополиты Кирилл илебез халкын Җиңү бәйрәме белән котлады.

«Барыгызны да Җиңү бәйрәме белән котлыйм. 76 ел элек бу көн безне фашистлардан азат иткән. Җиңү халкыбызның рухы, батырлыгы белән яуланды. Күпме аналар, хатыннар һәм балалар сугыш бетсен дип дога кылган», — диде митрополит Кирилл.

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Казан митрополиты Кирилл Җиңү паркындагы Дан мемориалына чәчәк салды.

«Без бүген беренче тапкыр менә шулай җыелдык. Шушы көннәрдә берьюлы өч бәйрәм Пасха, Ураза бәйрәме һәм Җиңү көне дә туры килде», — дип белдерде митрополит.

Митрополит Кирилл Камил хәзрәт Сәмигуллинның Җиңү паркында гыйбадәтханә кирәклеге турындагы сүзләрен хуплады һәм аңа рәхмәт әйтте. 

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X