Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казан император университеты типографиясендә басылган сүзлектә урын алган элгәреге керәшен сүзләре

1876 елда Казан император университеты типографиясендә басылган сүзлектә (төзүчесе – Николй Остроумов) урын алган керәшен сүзләренең кайберләрен бирүне дәвам итәбез.

Ул заман керәшеннәре сөйләмендәге сүзләргә, аларның әйтелгәнчә язылышына да игътибар итегез. Үз ягыгызда хәзер ичек сөйләшәләр, анысын да чагыштырып карагыз... Ж, з, и хәрефләренә башланган сүзләр.
Жяшерек – таинство;
Жяшляну – елау;
Жяштянюк – яшь чактан ук;
Жяшәү – яшәү (ничя җәшәдең – сиңа ничә яшь);
Жяшяру – 1) яшелләнү, 2)көн бозылу;
Жяя – җәя;
Жяйляну – 1) тын гына; 2)сакланып;
Зар – үксү;
Заркыту – туйдырып бетерү;
Зиген – сәләт;
Зилан – елан;
Зипа – төз буй-сын;
Зулумнык – үпкә, начарлык;
Зурат – тынычландыру; юату;
Зуя – Свияга, елга;
Зягяр – зәһәр;
Ибан, Ибука – Иван;
Игеуче – игенче;
Идел, Изел – 1) Волга, 2) елга;
Ижикляу – үртәү;
Иман – 1) молитва, 2)чиркәү җыры;
Имгяк – әшәкелеге белән туйдырган кеше;
Именнек – яхшылык теләү;
Имчяк – хатын-кыз күкрәге;
Иҥеч – күлмәк эчлеге
(Дәвамы бар).






Ҥ ҥ Ä ä Ӧ ӧ Ӱ ӱ
Ҥ ҥ Ä ä Ӧ ӧ Ӱ ӱ
Ҥ ҥ Ä ä Ӧ ӧ Ӱ ӱ
Ҥ ҥ Ä ä Ӧ ӧ Ӱ ӱ
м

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев