Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казан җәйге сәяхәтләр өчен Россиянең иң популяр шәһәрләренең берсе булды

Россия туристларының эчке туризмга ихтыяҗы арткан.

Бу җәйдә сәфәрләр өчен Казан иң популяр шәһәрләрнең топ-15 рейтингына керде. Бу хакта РИА Новости Суточно.ру мәгълүматларына сылтама белән хәбәр итә.

Рейтингның югары урыннарында гадәттәгечә Санкт-Петербург, Сочи һәм Мәскәү урнашкан. Өстәвенә, Сочи быел рекорд куя һәм аңа туристлар арасында ихтыяҗ зур, дип белдерә белгечләр.

Сәяхәтләр өчен иң популяр 15 шәһәр арасында шулай ук Калининград, Зеленоградск, Адлер, Геленджик, Сириус, Кисловодск, Анапа, Светлогорск, Түбән Новгород, Дербент һәм Владивосток бар.

Сортавала һәм Ярославль шәһәрләренең популярлыгы кимегән. Туристлар Россия шәһәрләренә уртача биш көнгә килә. Шул ук вакытта Россия буенча аренда ставкасы бу җәйдә 13 процентка арткан, тәүлегенә 4160 сум тәшкил итә.

Искәртик, агымдагы елның беренче өч аенда «Казан Кремле» музей-тыюлыгында 666 мең турист булган, бу узган ел белән чагыштырганда 14,5 процентка күбрәк. Май бәйрәмнәрендә Татарстан башкаласының кайбер кунакханәләре 100 процент тулган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев