Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казаклар Чаллысы морякларының "корабль-чанасы" җиңү яулады

26 январь көнне Мамадыш шәһәрендә “SANNYФEST” креатив чаналар фестивале узды

Бу чара Мамадышта өченче ел үтә. Ел саен фестивальнең оештыру дәрәҗәсе күтәрелә, катнашучылар саны арта. Узган ел, мәсьәлән, 17 катнашучы булса, быел фестивальгә Республиканың 24 районыннан һәм Россиянең башка ике төбәгеннән барлыгы 37 команда катнашты. 
Катнашучылар арасында үзебезнең керәшен кардәшләребез дә булды. Балык Бистәсе районы Казаклар Чаллысы авылыннан “Беда” һәм Мамадыш районы Шәдче авылыннан “Путешественники” командалары. Икенче команданы фестивальдә яхшы беләләр. Узган елларда зур агач поши һәм “керәшен мунчасы” формасында кызыклы чаналар ясап, призлы урыннар алган егетләр алар. Быел бүләкле урын эләкмәсә дә, Париж мотивлары белән эшләнелгән чаналары (“В Париж через Мамадыш” дигән сүзләр бу төбәктә еш кулланыла) һәрбер кешенең күңелендә урын алгандыр, дип уйлыйм.

Ә инде Балык Бистәсеннән килгән команданың быел беренче катнашуы. Аларның чаналары “Путешествия капитана Врунгеля” мультфильмына нигезләнеп, корабль формасында эшләнелгән иде. Корабльләренең исеме - “Беда”.

Исемен бик уңышлы сайланмаган дисезме? Юк. Мультфильм геройларына бу атама бәла-каза алып килсә, әлеге команда өчен "Беда" бик уңышлы булып чыкты. Алар “Где это видано?” номинациясендә өченче урынга лаек булдылар.



Барлык катнашкан командаларны да фестивальдәге уңышлары белән котлыйбыз. Икенче елга, егетләр, сездән Гран-при көтәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев