Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казаклар-Чаллысы авылыннан "Нур" халык фольклор ансамбле турында кызыклы фактлар

"Нур" халык фольклор ансамбленең беренче составында 12 кеше була. Алар барысы да төрле һөнәр ияләре - медицина хезмәткәрләре, бухгалтерлар, мәдәният хезмәткәрләре, агрономнар, укытучылар, колхозчылар

Мәдәният бүлеге инициативасы белән 1984 елда Балык Бистәсе районында керәшен фольклор коллективлары оештырыла. Авылларда элек халык хәзергегә караганда күбрәк яшәгән, шуңа күрә гореф-гадәтләр дә көчле булган. Авыл мәдәният йорты җитәкчесе Иванова Прасковья Андреевна, авыл советы секретаре Антонова Мария Николаевна ярдәме белән, 1984 елда "Нур" фольклор ансамбле төзергә карар кылалар. Ансамбльнең беренче җитәкчесе Прасковья Андреевна була. Ул лаеклы ялга киткәннән соң, 1990 елдан 2002 елга кадәр ансамбль белән Мария Антонова җитәкчелек итә.

"Нур" халык фольклор ансамбленең беренче составында 12 кеше була. Алар барысы да төрле һөнәр ияләре - медицина хезмәткәрләре, бухгалтерлар, мәдәният хезмәткәрләре, агрономнар, укытучылар, колхозчылар.

2002 елдан коллективны Казаклар-Чаллысы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Новиков Сергей Иванович җитәкли. Бүген "Нур" фольклор ансамбле составында 7 кеше. Алар – мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре, медиклар, пенсионерлар. Музыка белеменәре булмаса да, барлык якын-тирә авылларны җыру-биюләре белән шатлындырып торалар. Ансамбльга йөрүчеләрнең иң өлкәне - Никифорова Нина Николаевна. Ул ансамбльның оешкан көннәреннән бирле актив эшчәнлек алып бара.

“Нур” халык фольклор ансамбленең репертуары республиканың төрле авылларында яшәүчеләрнең йолаларыннан, җырларыннан тора. Ансамбльнең визит карточкасы булып – “Авыл көе” җыруы тора. Бу җыру Казаклар-Чаллысы авылының гимнына әверелгән, бер генә бәйрәм дә бу җыруны җырламыйча узмый. “Нур” халык фольклор ансамбле керәшеннәренң гореф-гадәтләрен дә яңартырга, яшьләрне әлеге йолалар белән таныштырырга тырышалар. Алар арасында «Аш чыгару йоласы», «Өй киендерү йоласы», «Кодалар каршылау», иң кызыклы һәм популяр йола «Кәләшнең соңгы киче». Бу йола туй алдыннан якын туганнарның кәләшкә туй киемен киеп карарга булышуыннан гыйбәрәт. Кәләшне киендерү котлау сүзләре һәм җырулар белән үрелеп бара.

“Нур” халык фольклор ансамбле үзенчәлекле костюмнарда чыгыш ясый. Алар әбиләрнең сандыкларында сакланган иске күлмәкләрнең эскизлары буенча тегелгән.

Шулай ук ансамбльнең репертуары башка авыллар җырулары белән дә тулыланып тора. Питрәч районының Кәвәл авылы көе - «Суда балык йөзәдер», Мамадыш районының Урманчи авылы көе – «Биек ызбада», Чиләбе өлкәсенең «Чиләбе такмаклары» җыруларын бик яратып башкаралар.

“Нур” халык фольклор ансамбле республикакүләм конкурс, фестивальләр лауреаты. Өч ел рәттән коллектив Федераль Сабантуй бәйрәмендә (2016-2018 еллар), "Безнең йорт –Татарстан” республика этномәдәни фестивалендә, Татарстан Республикасы ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның V Республика «Балкыш» фестивалендә чыгыш ясап, тамашачыларны керәшеннәрнең гореф-гадәтләре белән таныштырды.

2008 елда ансамбль каршында «Йолдызчык» коллективы оештырыла. Аның составына мәктәп, көллият укучылары, студентлар керә. Алар Татарстан халыкларының «Әйлән-бәйлән» I Республика балалар фестивале лауреатлары, 2020 елда керәшен халык җырларын башкаручыларның «Туым Җондызы»-«Рождественская звезда» XI Бөтенроссия конкурс-фестивалендә Гран – при уяулап алып 50000 сумлык сертификат оттылар.

“Нур” халык фольклор ансамбле ирешелгәннәрдә генә тукталып калырга җыенмый. Һәрдаем репертуарны киңәйтү өстендә эшлиләр, башка керәшен фольклор коллективлары белән хезмәттәшлекне ныгыталар.

Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев