Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казаклар Чаллысы артистлары ямашлыларга бәйрәм кичәсе оештырганнар Видео

7 март көнне Балык Бистәсе районы Казаклар Чаллысы авыл җирлеге Ямаш авылында, композитор Фәтрахман Әхмәдиев исемендәге фестиваль кысаларында, Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган концерт кичәсе белән кунакта булдылар.

Республикабызда авыл җирлекләренең кара-каршы концертлар биреп йөрүләре матур бер традициягә әверелеп бара. Мондый концертларга авыл халкы да бик теләп йөри. Башка авылның үзешчән артистларының чыгышларын, җыручыларының көйләрен һәммәсе дә якын кабул итә.

Керәшен авылы артистлары концерт белән килгәч, халкыбызның моңлы җыруларыннан һәм дәртле биюләреннән башка буламы соң инде? Әлбәттә, юк. Казаклар Чаллысы авылы кызлары тарафыннан әзерләгән биюләр, Үри авылының яшь башкаручыларының үзәкләрне үтә торган җырулары, авылның зур горурлыгы булган Сергей Новиков җитәкчелегендәге "Нур" фольклор ансамбленең чыгышы концертка аеруча да ямь өстәп торды. Ямашлыларга да ошаган булса кирәк. "Тагын килегез!" дип, икенче елга да Каз-Чаллы артисларын чакырып калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Казаклар Чаллысы артистлары ямашлыларга бәйрәм кичәсе оештырганнар Видео

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев