Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казаклар Чаллысы халкы гуманитар ярдәм җибәрергә әзерләнә

Һәр кич, йорт эшләре беткәннән соң, авыл халкы клубта җыелып, оекбашлар бәйли, посылкалар әзерли.

Балык Бистәсе районының Казаклар Чаллысы авылы халкы өмәгә җыелып, махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашлары өчен посылкалар әзерли.

Бу эшне 13 январьдә башлап җибәргәннәр. Шунна бирле, көн саен кичләрен авыл мәдәният йортында җыелып, оекбашлар бәйлиләр.

Махсус операциягә авылдан – икәү, шәһәрдә торучылар белән дүрт кеше алынды. Авыл җирлегеннән җыенысы тугызау. Авыл халкы җыелып, оекбашлар бәйли. Эрлиләр дә, каталар да. Яллардан кала, һәркөнне җыелабыз. Кемдер өендә бәйләп китерә.

Авыл халкы акчалата да ярдәм җыйды. Ансына төрле кирәк-яраклар, азык-төлек алынды.

Районнан хәрби операция бара торган якларга махсус машина йөри – посылкаларны шулар аша җибәрәчәкбез. Солдатларның гаиләләре, туганнары күрше районнардан китүче машиналар белән дә җибәрә, – дип сөйләде Казаклар Чаллысы авылы китапханә җитәкчесе Милена Новикова.

Казаклар Чаллысы авылы халкы Лисичанскига бер тапкыр гуманитар ярдәм җибәргән булган. Бу юлы да тиздән машина китүен белгәч, җыйналып, эшкә керешкәннәр. Инде шактый эш башкарылган. 

Район волонтерлары махсус операциягә китүчеләрнең гаиләләре һәм туганнарын Ватсаптагы бер төркемгә җыйган. Шунда ук хәл-әхвәлләр белешеп, гуманитар ярдәм җибәрү эшен корып җибәргәннәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев