Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кайнанасы йортын музей иткән Евдокия Толстова: Туганнар каршы килер дип тә уйладым

Балык Бистәсе районының Бирдебәк авылы мәдәният йорты җитәкчесе Евдокия Толстова Үри Чаллысы авылында «Мәдәни мирас һәм тарихи керәшен музее»нда 650гә якын экспонат бар

2008 елда Бирдебәк авылындагы мәдәният йортына эшкә урнаштым. Ике авыл – Үри һәм Бирдебәкнең тарихы белән кызыксына башладым. Җирле тарихны өйрәнү белән бергә өйдә булган борынгы экспонантларны җыю теләге туды. Әмма аларны куяр урыным юк. Ул вакытта әле каенаналарым монда яши. Әбием дә исән. Беркемгә берсүз әйтмәдем, эчемнән генә гел уйлап йөрим. Сигез ел элек каенанам­ның аяклары йөрми башлагач, без аны үзебезгә алып төштек. Бу өйгә бермәл менәсе дә килми башлады.
Бакчасын, капка төбен чабабыз. Йортта кеше яшәмәгәч, өй дә ят кебек. дүрт ел торганнан соң, каенанам үлеп китте. Без аны торган йортының капка төбеннән озаттык. Мин шуннан бу өйне музей итәргә уйладым. Кемгә әйтергә? Ирем дә, абыйсы да, апабыз да бар. Каршы килерләр дип тә уйладым. Балык Бистәсе районы хакимиятендә урынбасар Фирдания Әхмәтҗанова янына киңәшкә бардым, – дип сөйли Евдокия Толстова.


Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев