Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кайгы адәм башыннан йөри

Кайгы агач башыннан йөрми, адәм башыннан йөри, диләр. Рас икән. Ул көтмәгәндә-уйламаганда килеп төшә. Кайсы яктан киләсен, ни рәвешле буласын да белмисең. 5-10 минут элек кенә, әле үзеңне дөньядагы иң бәхетле кеше дип санаган булсаң, кайгы шулай китереп суга - калган гомереңдә хәтта турая да алмыйсың. Якын танышларымның йортына да...

Кайгы агач башыннан йөрми, адәм башыннан йөри, диләр. Рас икән. Ул көтмәгәндә-уйламаганда килеп төшә. Кайсы яктан киләсен, ни рәвешле буласын да белмисең. 5-10 минут элек кенә, әле үзеңне дөньядагы иң бәхетле кеше дип санаган булсаң, кайгы шулай китереп суга - калган гомереңдә хәтта турая да алмыйсың. Якын танышларымның йортына да әнә шулай, көтмәгәндә-уйламаганда килеп керде ул.

Танышларым, дип язам, чөнки исемнәрен яңгыратып, хәсрәтләрен тагын да арттырасым килми. Бу турыда язмыйча да кала алмыйм - башка семьяларны кисәтеп, булырга мөмкин бәладән саклап каласым килә.

Юлия (исеме үзгәртелде) - әтисе белән әнисенең иркә кызы булып үсте. Бергә яши башлауларының уналтынчы елында гына тапты аны Таня (исеме үзгәртелде). Кызлары тугач, алар семьясындагы шатлыкның иге-чиге булмады. Әтисе белән әнисе кебек, зиһенле бала булды ул. Югары классларда укыганда нинди генә ярышларда, олимпиадаларда катнаштырмадылар үзен. Анда да призлы урыннар гына алып кайтты. Иң престижлы дип саналган институтка керде. Урамнарда шәләй-вәләй йөрмәде. Иптәшләре дә бик акыллылар - берсенә дә тел-теш тидерерлек түгел иде. Беренче курсны уңышлы тәмамлап, Чаллыга ялга кайткач, бераз акча эшләп алырга булганнар. Андый чакта хәзер әллә кайдан белешеп йөрмисең - Интернетка гына мөрәҗәгать итәсең. Алар да "яхшы эш бирүче"гә чыкканнар. Белдерүнең "анонимлыгы"на исләре китмәгән. Интернетта ук кирәкле инструкцияләр бирелгән: каян нәрсә алырга һәм аны кая илтеп куярга. Бер төргәкне тиешле җиргә илтеп куясың икән - 150 сумың кесәңдә дигән сүз. Машинада йөргән кешегә нәрсә ул шәһәр арасында йөрү - үзе күңелле, үзе файдалы. "Электрон кошелек"ларына моның өчен гонорар килеп тора. Юлия ул "бәхетле кошелегына" ничә сум гонорар салып өлгергәндер, ә менә "эшкә керешү"нең унынчы көнендә үк аларны "с поличным" тотып, "наркотик таратучылар" тамгасы белән СИЗОга ябалар. Ә аннары - суд. Юляны сигез елга ябып куйдылар. Әти-әнисенең суд юлында түккән акчаларын, югалткан сәламәтлекләрен исәпкә алсаң, бу - барысының гомер азагына җитәрлек хөкем булды.

Танышларым, наркоконтрольдәге сотрудниклар, балаларны үзләре "подставить" иттеләр, чөнки аларга җинаятьләрнең күбрәк ачылуы буенча яхшы күрсәткеч кирәк, диләр. Интернеттан гына күзәтеп, иң "кечкенә балык"ларны эләктереп, эшне шуның белән япкач, болай уйларга да нигез бар шул. Нигә "җәтмә"нең структурасы буенча төшеп, зуррак җинаятьчеләрне эзләмәскә? Нәкъ менә алар башкаларның да балаларын үз җәтмәләренә эләктерәчәк бит. Барыбызда да балалар, аларның балалары үсә. Нәрсә көтә аларны? Югары инстанцияләрдә уйлап табылган һәм бик уңышлы рәвештә башкарылып килүче "подстава" җәтмәсенең чираттагы корбаннары безнең якыннарыбыз булмас, дип берәү дә өздереп әйтә алмый. Системабыз шундый. Татарстанда Наркоконтроль буенча оператив служба начальнигы - Юрий Казакулов үзе җинаятьтә тотылып, инде берничә айлар изоляторда утыра, дип хәбәр иткән иде пресса. Андыйларның эшләре "ябык режимда" карала икән. Димәк, суд барышын, олы чиндагы кемнәрнең әлеге җинаятькә катнашы барлыгын "секрет" итеп калдырачаклар. Бу - "Хөкүмәт сере" категориясендәге эш. Аның каравы, теге балаларның җинаятьләрен иң югары җинаятькә чыгарып, һәрберсе сигезәр елга хөкем ителде. Мондый афәт семьяңа кагылмасын. Алла сакласын!

Мария МАРТЫНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев