Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кайбыч районының башлыгы Валентина Долматованы җитмеш яшьлек юбилее белән котлады

Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылында яшәүче Валентина Ивановна хезмәт юлын авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә багышлаган

Аны юбилее уңаеннан котларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин шәхсән килде. “Гөбенә” агрофирмасы директоры булып эшләгән елларында Валентина Ивановна шушы зур хуҗалыкның баш бухгалтеры булган, - дип хәбәр итте "Кайбыч таңнары". 

- Һәр хуҗалыкның уңышы бухгалтерия хезмәткәрләренең көчле булуына бәйле. Чөнки алар икътисади күрсәткечләрне билгели, финансларның тотрыклылыгын тәэмин итә, исәп-хисапның дөрес алып барылуына җавап бирә. Валентина Ивановна үз эшен җиренә җиткереп башкаручы әнә шундый бухгалтер булды. Мин аны әле хәзер дә башкаларга үрнәк итеп куям. Кешелекле, сабыр булуы – аны бизәүче төп сыйфатлар, – диде Альберт Илгизәрович.

Валентина Долматованы котларга балалары, туган-тумачалары да килгән иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев