Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кайбыч егете авиация бәйрәмендә катнашкан

Ярослав Петров - Кайбычның «ЭКО» мәктәптән тыш эшләр үзәге укучысы.

6 август Казанда «Мин күкне сайлыйм!» авиация бәйрәме узды. Бәйрәм авиацияне популярлаштыру, яшьләрне әлеге тармакка җәлеп итү максатыннан, «Туполев» ГАҖ конструкторлык бюросына нигез салынуга 100 ел, «Туполев» ГАҖ филиалы — Горбунов исемендәге Казан авиация заводына нигез салынуга 95 ел тулуга һәм Туполев исемендәге КНИТУ-КАИның 90 еллыгына багышланган иде.

Әлеге күләмле чарада керәшен егете - Кайбыч районының Хозесанов авылыннан Ярослав Петров та катнашты. Ул Кайбычның «ЭКО» мәктәптән тыш эшләр үзәгенә йөри икән. Ярослав шушы үзәкнең педагоглары - Евгений Мареев, Альберт Перепелкин - белән берлектә, оча торган модельләр җитештерү буенча мастер-класс оештырып, кулдан ясалган самолет күргәзмәсендә дә үз эшләрен күрсәткән.

Ярославка алга таба да шушындый зур чараларда катнашып, уңышларга ирешүен теләп калабыз.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев